Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәт белән җыр кушылган урак бәйрәме: Бүген «Актаныш» агрофирмасы бөртеклеләрне урып-җыйнауны тәмамлады (видео һәм фотолар)

Бүген районыбызда зур бәйрәм- икмәк бәйрәме узды. Быелгы уракның иң кызган мәлендә районда, республикада беренчеләрдән булып «Актаныш» агрофирмасы бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлады.

              Татар халкы гомер-гомергә игенчелек белән көн иткән. Урак белән бәйле традицияләребезне “Актаныш” агрофирмасында узган урак бәйрәмендә кабат искә алдык, ә яшь буын өчен бу атрибутлар аеруча кызыклы, тарихи кыйммәткә ия. 


              Талгын гына кояш нурларында тулышып тибрәлгән бодай башакларын уңган җиңгиләр тимер урак белән урып күрсәтте.

Әле 80-90 ел элек кенә бу җирләрдә, бу туфракта игеннәрне кул көче белән иккәннәр.

Икмәк көшелләрен зур йөк машиналарында түгел, җигүле атларда амбарга ташыганнар.

Башактагы бөртекләр дә киптергеч, җилләткечләрдә түгел, тукмак белән суга-суга җәймәгә төшерелгән. Ә инде иң кызыклысы-бөртекне кул тегермәнендә әйләндереп он итү.

Менә бу күренешләрнең барысын да Актанышбаш авыл җирлегенә караган мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләп, чорлар арасындагы аерманы безгә тәкъдим итте. Ә аерма-җир белән күк арасы.

Менә бит күз алдында гына кырларны иңләп баручы куәтле тахникалар. Агрофирма басуларына бер-бер артлы дәү-дәү кыр кораблары, суктыру комбайннары, соңгы мәйданда урып-җыю эшен башкарып чыкты.

          Бөртекләр чишмәсе йөк ташу машиналары арбасына ага. Буш калган басуларда хәрәкәт кабат җанлана- заманча техника җир эшкәртүгә кереште. Әлеге бәйрәм тамашасын оештыру идеясе агрофирманың баш агрономы, Татарстанның атказанган агрономы Газинур Әхмәевныкы. Җаны-тәне белән яраткан эше өчен өзелеп торган Газинур абый безне менә шулай тарих аша уратып алып кайтты. 

 
                 Системалы эшчәнлек җәелдерелгән "Актаныш" агрофирмасында урып-җыюның беренче булып тәмамлануы гаҗәп түгел. Агрофирма белән 16 ел җитәкчелек итүче Рамил Вәлиев “Бездә һәркем үз эшен белеп башкара. Пенсиягә дә 75 яштән чыгалар. Беркайчан да эшчеләр белән аңлашылмаучылык чыкканы юк”, ди.

 

        Бу истәлекле көн район өчен дә аерым мәгънәгә ия. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев  “Актаныш” агрофирмасында урып-җыюның районда гына түгел, республикада беренче булып тәмамлануын билгеләп үтте.


Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов
агрофирманың җитәкче- белгечләрен, игенчеләрне тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәткечләренә ирешүләре белән тәбрик итте. “Үзегез үстергән икмәкне тынычлыкта, гаиләгез белән иминлектә татырга язсын”, дип котлауларын ирештерде һәм коллективка үзенең рәхмәт хатын тапшырды. 


         2857 гектар мәйданда үстерелгән икмәк-агрофирманың олы байлыгы. 15 апрельдә язгы чәчүне башлап җибәргәннәр, уракка да беренче булып төштеләр. 2 атна дигәндә 7 комбайн белән урып-җыюны тәмамлап та чыктылар.  Ел башында яуган яңгырларга рәхмәтле игенчеләр- шифалы тамчылар шытымнарга көч биргән.

“Соңгы ике айда яңгыр яумау уңышны күпкә югары һәм сыйфатлы итте”,-ди Рамил Фидус улы.

Яңгыр яумагач, бодайның җилемсәлелеге яхшы. Уңыш күләме дә соклангыч- арпа гектарыннан 60, бодай 50, борчак 45 центнер чыккан. 

          “Ростехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов агрофирмада куркынычсызлык кагыйдәләрен аеруча тишле дәрәҗәдә үтәгән комбайнчылар Эльбрус Мөхәммәтов белән Нияз Гайнановка үзенең рәхмәт хатын тапшырды. Киләчәктә дә фаҗигаләрсез эшләргә, төтенсез һәм кансыз гына урып-җыюны тәмамлау кирәклеген әйтте. 
         Урак бәйрәме мул табын янында тәмамланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кыр батырлары өчен күңелле мизгелләр- концерт тәкъдим итте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев