Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЛӘРЕ-ХӨРМӘТЛЕ: Кыр батырларына мәртәбәле исемнәр бирелде

Бүген район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов , ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков катнашты.

Утырыш ахырында райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Чишмә” агрофирмасы ҖЧҖ механизаторы Илфат Гавис улы Акмалов һәм “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсе механизаторы Хәләф Баян улы Баянов, “Актаныш” агрофирмасы тракторчы-машинисты Булат Хираҗетдин улы Әхәтов “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев