Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хуҗалыклар арасындагы терлекчелек рейтингын “Башак” иярли

Район хуҗалыклары арасында алып барыла торган рейтингны “Башка” хуҗалыгы хезмәтчәннәре әйдәп бара. Бүген хуҗалыкка 24 форма-киңәшмә ахырындагы йомгактан соң район башлыгы Энгель Фәттахов “Чаптар ат” сынын тапшырды.

“Башак” барлык күрсәткечләрен яхшыртуга таба эре адымнар ясый.  1 баш шартлы терлеккә туры килә торган акча кереме буенча хуҗалык районда лидер- 12266 сум. 1 сыерга көнлек савым 31 килограмм туры килә. Ит җитештерүдә 1 баш мөгезле эре терлекнең көнлек үсеше 697 грамм, нәкъ менә шушы күрсәткеч аркасында “Башак”ка акчалата бүләк бирелмәде, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе куйган таләп буенча әлеге сан 800 граммнан да ким булмаска тиеш иде.  Бозау алуда исә саннар куандыра, былтыр 179 бозау туса, быел 465 яшь малга баеганнар. 
Терлекчелектә айлык нәтиҗәләр буенча II урында “Наратлы”, III урында “Чишмә” хуҗалыклары. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев