Актаныш

Актаныш районы

Авыл хуҗалыгы сулышы

ХУҖАЛЫКТАН 14 СУМГА САТЫП АЛГАН ИКМӘКТӘН БИЗНЕС ЯСАМАСКА КИРӘК!

Урып-җыю эшләре башлануга, авыл кешесе икмәк сала торган келәтләрен, арларын чистартып, кыр эшләренең тәмамлануын күңеле белән көтә. Тиздән келәткә пай җиренә бирелә торган арпа, бодай кайтачак бит.

 Районда 5900 пай хуҗасы исәпләнә. Пай күләме төрле җирлектә төрлечә: 2, 2 гектардан 5,2 гектарга кадәр җиткәннәре дә бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча урынбасары Дилүс Мөхәммәтдинов хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшкәннән соң 1 га пай җиренә 700 сумнан да ким түләмәскә дигән карар кабул ителде, диде.  Шулай ук икмәк бәясен дә артык күтәрмичә, авыл халкына, хуҗалык хезмәтчәннәренә бер килограммын 14 сумнан сатып бирергә килешенде. Базарда икмәк бәясе югары- 16-17 сумга күтәрелде. Хуҗалыклар пай җиренә түләүне халыкның теләгенә карап, акчалата да, икмәкләтә дә бирәчәк. Икмәкне әлегә “Башак”, “Чәчер” хуҗалыкларының һәм “Әнәк” агрофирмасының гына читкә сатып бирү мөмкинлеге бар.
 

Районда алдагы елларда тагын шундый күренеш күзәтелгән, хуҗалыктан очсыз бәягә алган печән кипләрен арттырып сатып җибәрүчеләр булган.  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев  “Икмәк белән дә шулай булмасын иде, хуҗалыклардан 14 сумга алган икмәктән бизнес ясамасын иде, райондашлар!”,- дип мөрәҗәгать итте. 

Ипигә бәя авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рекомендациясе белән тәкъдим ителә. Россия яки Татарстанда әле бу хакта зурлап сүз кузгатучы юк. Шуңа күрә бәяләр сикерергә бик мөмкин. Монда басудагы икмәк аз булу гына түгел, ягулык –майлау материалларына, ашламага бәяләр арту да йогынты ясый. Мәсәлән, катлаулы ашламаның бер тоннасы элек 3020 сум булса, хәзер 4 тонна җир сые 60 мең сум тора. Ягулыкның бер тоннасы 57 мең сумга күтәрелгән. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев