Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кичке савым алдыннан

"Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсенә кичке савым вакытына без газета, телевидение һәм радио журналистлары бергәләп барырга уйладык. Чөнки биредә терлекчелек тармагы элегрәк елларда, дөресен генә әйткәндә, алдынгылар сафында булмады. Ә 2011 елда ул, чын мәгънәсендә, сөт җитештерү буенча уңыш казанды. Бикле капка каршылады безне, әһә, каравылчысы сакта тора икән. Элеккеге белән...

"Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсенә кичке савым вакытына без газета, телевидение һәм радио журналистлары бергәләп барырга уйладык. Чөнки биредә терлекчелек тармагы элегрәк елларда, дөресен генә әйткәндә, алдынгылар сафында булмады. Ә 2011 елда ул, чын мәгънәсендә, сөт җитештерү буенча уңыш казанды.
Бикле капка каршылады безне, әһә, каравылчысы сакта тора икән. Элеккеге белән хәзергене чагыштырганда, моңа инде шаккатырга да кирәкмидер. Сак караш капкадан башлана. Фермага уздык, тораклар белән таныштык. Савым сыерларының да, бозауларның да тавышы ишетелми, димәк, ашату вакытында оештырыла. Иң беренче алган тәэсирләр менә шулар булды.
Бүлекчә җитәкчесе Азат Шәрипов, агрофирманың баш зоотехнигы Шәйхулла Солтанов, бүлекчәнең баш зоотехнигы Ришат Хисамовның фермада терлекчеләр белән җыелыш үткәргән чакларына туры килгәнбез. Бераз сабыр итеп, терлек тораклары белән таныша тордык. Мондый сөйләшүләрне ай саен уздыру монда инде матур гадәткә кереп киткән.


Бүген Әтәс бүлекчәсе фермасында көнгә 5632 кг. сөт җитештерелә. Терлекчеләрнең, белгечләрнең уртак тырышлыгы белән көн саен 265 мең сум акча сөтчелектән кереп бара. Начар түгел бит. Шуңа күрә күңелләре дә күтәренке. Савылган сөтнең 100 проценты да суытылып, югары майлылыкта, яхшы сыйфатта дәүләткә тапшырыла. Сөтүткәргечләр аша килгән сөт заманча җиһазландырылган суыткычларда суытыла.
Бүлекчәдә 12 савымчы бар, икесенә тана төркемнәре тапшырылган. 2011 елда 5 мең, хәтта 6 меңнең чиген узучылар булуы сөендерә. Альбина Салихова (уртача бер сыерга 6081кг сөт җитештергән), Надежда Кудрешова (5546), Тәнзилә Гыймазова (5570) - әйдәп баручы савымчылар. Филиза Ялалова, Әлүсә Әминова да ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 гыйнвар, 2012 5 (9650) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев