Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Киләсе ел өчен бүгеннән

Басуларда кыр эшләре төгәлләнгәч, хуҗалыкларда техниканы дөрес итеп саклауга кую һәм ремонт эшен башлау мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки киләсе ел кыр эшләре өчен әзерлекне хәзер башласаң гына отачагың көн кебек ачык.

 

Моны хуҗалыклар аңлыймы? Район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев 7-8 октябрь көннәрендә хуҗалыкларда техниканы саклауга кую һәм ремонтны оештыру белән танышты.

Безнең иҗат төркеме дә 7 октябрь көнне алар белән бергәләп йөрде.

Техниканы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга “Нур” хуҗалыгы бик нык җаваплы карый. Хуҗалык җитәкчесе баш инженер вазыйфасына белемле кеше эзләвен яшерми. Чөнки хәзерге көн инженеры запас частьләр генә ташучы түгел, ә һәр техниканың ничек эшләвен, ничек ремонтларга икәнлеген дә белергә тиеш дип исәпли. Шуның өчен Алмаз Фәсхиевнең шушы юнәлеш буенча укуын тәмамлап, армия сафларыннан урап кайтуын көтеп алалар. Алмаз әлеге вазыйфага август аенда гына тотынса да, хезмәтчәннәр белән бик тиз уртак тел таба.

– 2021 елдан комбайнда эшләдем. Шунлыктан барлык механизаторлар белән дә таныш. Алар мине якын итеп каршы алдылар. Сүземне тыңлыйлар. Урып-җыю тәмамлану белән техниканы саклауга кую, ремонт эшләрен башлап җибәрдек. Механизаторлар һәр техниканы чүп, тузаннан арындырып, чистартып, саклауга куйдылар. Хәзер чәчкечләрнең ремонтын башлыйбыз, – ди ул.

Бүгенге көндә исә тырма ремонты бара. Хуҗалыкта аларның саны 70кә якын булып, шуларның утызлабы төзәтелгән инде.

Аны ремонтлауда машина-трактор паркы мөдире булып эшләүче Илфар Хәкимов һәм Рузил Вәлиевләр тырыш хезмәтләрен куялар.

Хуҗалыкта хезмәтчәннәр өчен эш шартлары тудыруга бик нык игътибар итәләр. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый торган биналарга ремонт ясалып, җылылык үткәрелгән. Механизаторлар якты һәм җылыда ремонт эшләрен башкаралар. Хәзерге вакытта анда машина юу урыны да ясый башлаганнар.

Без барганда “Таң” хуҗалыгының машина-трактор паркы ихатасындагы чүп үләннәрен чабу, җыештыру белән мәшгульләр иде.

“Таң” хуҗалыгының Такталачык һәм Теләкәй өлешендә дә комбайннар саклауга ябык ангарларга куелган. Подборка өлешләре дә шул бинага кертелгән.

– Барлык хуҗалыкларга да комбайннарны һәм подборка өлешен ышык урыннарга кую максат булып тора. Комбайннар күтәртелеп, дефектовка ясалып, каешлары салдырып, яисә бушатылып, барабан аслары салдырылып куелырга тиеш, – ди Илдус Хәкимов.

Әлеге хуҗалыктагы ремонт бинасына ремонт ясала башлаган. Ишекләрен  карап бетерәселәре калган. Гараж эчендә техникадан тамган майларны җыеп алу өчен махсус опилка кую урыннары да бар.

Хуҗалыкта комбайннар ремонты башланган.

– 1999 елдан бирле шушы хуҗалыкта хезмәт куям. Башта “Полесье” комбайнында эшләдем. Быел яңа кайткан RSM-2650 дигән комбайн бирделәр. Урып-җыюны бик әйбәт башкарып чыгып, хәзер саклауга куеп, бераз ремонт эшен башкарабыз. Чөнки  яңа булса да, аны да карамыйча мөмкин түгел. Расходникларын алыштырабыз. Подборкаларын ычкындырып, арткарак күчереп куям да, пычакларын алыштырам,  – ди Равил Шәмсиев.

– Басуда эшләр бетү белән, техниканың барсын да юып, буяп, чистартып, күтәртеп саклауга куябыз. Егетләр территорияне чистарту, тәртипләү белән дә шөгыльләнәләр. Алар бер-ике көндә беткәч, ремонтка тотынабыз. Хәзерге вакытта Такталачык өлешендә дә, Теләкәй өлешендә дә  тырма ремонты бара. Терлек азыгы әзерләүче комбайннарны да карый башладык. Запас частьләр белән тоткарлык юк. Механизаторларга эш фронты җитәрлек. Ике бригада да эш урыннары җылытылган, якты, – ди хуҗалыкның баш инженеры Илшат Гафуров.

“Наратлы” хуҗалыгының машина-техника паркына аяк басуга ук, чабылмаган чүп үләннәре, ышык урынга кертелмәгән авыл хуҗалыгы техникасы күзгә чалынды. Боларны Илдус Хәкимов белән Рушан Мөхәммәдиевнең дә очлы күзләре күреп алды. Һәм баш агроном белән инженерга шелтә сүзләре эләкте. Комбайннар ябык бинага кертелеп, күтәртеп саклауга куелган. Чәчкеч, культиваторлар да алар яныннан урын алган булса, шелтә сүзләрен ишетмәгән булырлар иде дә...

Хуҗалыкның җирләре дә эшкәртелеп бетмәгән икән.

– Әле авыл хуҗалыгы техникасы ремонты башланмады. Ремонтта техникада хезмәт куючы шоферлар, механизаторлар эшли. Бүгенге көндә КамАЗлар белән тирес чыгару бара. Һәм 400 гектарлап көзге җир эшкәртәсе бар. Бурсык һәм Ямалы ягындагы басуларда җир эшкәртелеп бетсә, ремонтны башлыйбыз.
Киләсе чәчү сезонында дүрт чәчү агрегаты эшләр, дибез. Чәчкечләрне ремонтлый торган бина утын ягып җылытыла. Шул ук вакытта электр белән җылытуны да кушабыз, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Латыйпов.

СПСК “Агыйдел” хуҗалыгының техникасы әле тулысынча саклауга куелып бетмәгән. Күпмедер өлешенә дефектовка ясаганнар. Машина-трактор паркы ихатасында да тәртип юк. Техниканың төрлесе төрле җирдә таралып ята. Кирәкмәгән, металлоломга җибәрердәйләре исә территорияне ямьсезләп тора. Әгәр кулланыштагы техниканы бер рәткә тигез итеп тезеп куйсалар да, бераз уңай фикер туар иде. Ремонт бинасы эчендә дә трактор частьләренә абынып егылмалы. Алар таркау булып, таралып ята. Бердәнбер уңай яклары, әлеге бинаның түбәсен алыштырганнар. “Чәчер” хуҗалыгының техникасын саклауга кую, машина-трактор паркының ихатасын тәртипләү буенча быел бик зур алга китеш сизелә. Металл өеменнән, нигездә, арынганнар. Комбайннарның барысын да тигез итеп, бер рәткә тезеп куйганнар. Дефектовка ясаганнар. Ургычларын, барабан асларын салдырганнар. Барабан астын үзләренең көчләре белән ремонтлаганнар. Комбайннарның тәгәрмәчләрен акка буяп куйганнар. Аларның компьютер системасына һава шартлары начар тәэсир итмәсен өчен кабинасын ак полиэтилен белән каплап куя башлаганнар.

Авыл хуҗалыгы машиналары да тәртипләп тезеп куелган. Баш инженерлары Айрат Хаҗиев хуҗалыкта күптән түгел генә эшли башласа да, үз эшен җиренә җиткереп башкара.

– Барлык техниканы тиешенчә саклауга куйдык. Быел ындыр табагы алды ихатасын койма белән әйләндереп алдык. Киләсе елга МТП ихатасын да шулай итеп әйләндереп алачакбыз. Юлларын да карап бетерәсе бар, – ди ул.

Хуҗалыкларны карап чыккач, Илдус Хәкимовтан фикерләрен сорадык.

– Техниканы саклауга кую һәм ремонтны оештыруны карап чыктык. Безнең максат, бүгенге көндә терлек азыгы әзерли торган комбайннар ремонтын алып бару. Механизаторлар белән эшчәнлекне яхшырту максатыннан аларга тиешле эш шартлары булдыру. Хәзер механизаторлар егермешәр миллион сумлык техникада йөри. Аларны ябык ангарларда саклауны да булдырырга иде. Хуҗалыкларга килгәндә, “Чәчер” дә күп эш башкарылды.  “Нигез”, “Башак”, “Нур”, “Чишмә” хуҗалыклары өлге булып тора. Соңгы елларда “Алга” хуҗалыгы да яхшы якка күп эшләде. Техниканы дөрес итеп саклауга кую – киләсе елга техниканың ярты әзерлеге. Белгечләр дә, механизаторлар да моны дөрес аңласыннар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев