Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Киләсе ел уңышы өчен...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 15 августтан 15 октябрьгә кадәр 2021 ел өчен чәчүлек орлыкларны әзерләү буенча икеайлык игълан ителгән иде. Әлеге вакыт аралыгында хуҗалыклар моның буенча нинди эш алып барган? “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге”федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров бу көннәрдә хуҗалыкларның ындыр табакларында булып, чәчүлек орлыкларының торышы белән танышып йөрде. 

 

Әфка Сәрвәров белән берлектә без дә берничә хуҗалыкның ындыр табагы алды эшчәнлеге белән таныштык. Ул орлыклар сакланучы һәр складны энә күзеннән үткәрде. Орлыкларның иләнүен, калибрлануын, анализлар алынуын, чисталык, складның кышка кар-бураннар кермәслек итеп ныгытылуын тикшерде. 

“Чишмә” хуҗалыгының ындыр табагы алдына бу яктан тел-теш тигерерлек түгел. Ныклы хуҗа барлыгы сизлеп тора. Бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. 

–Чәчүлек орлыкларын барысын да кондициягә китереп, складларга саклауга куюны тәмамлап киләбез. Бодайның  “Экада- 214”, “Экада-113”, “Ульяновский” сортларының орлыкларын, арпаның “Камашев”, “Прерия” сортларының орлыкларын салдык. Борчак, солы орлыкларын да җитәрлек әзерлек. Аларны ике тапкыр чистартып, иләп куйдык. Складларның ишекләрен ныгыттык. Карлар яугач, аларны ябып, томалап куябыз да, ике атнага бер тапкыр ачып, орлыкларның торышын карыйбыз, – ди ындыр табагы мөдире Илсөяр Мурзина. 

Алдагы елга тагын бер әвеннең түбәсен алыштырып, зурайтып куюны планлаштыралар икән. Ындыр табагы алды техникасын әлегә яңартасы юк, киптерү  агрегаты да, чистарту агрегаты да яңа, диде ул. 

Ындыр табагы алдында алты кеше хезмәт куя. Икесе орлык иләү агрегатында, бер машинист, ике көрәк, себеркеләр белән чистартучылар тырышлыгы белән барлык икмәк тиешле дәрәҗәгә җиткереп, урнаштырылып барыла. Сезонлы эш вакытында гына өстәмә кешеләр алалар. 
“Ташкын” хуҗалыгының ындыр табагы алдында да эшнең кызу вакыты. Рапс орлыкларын киптерү белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкның баш агрономы Фагыйтҗан Хаҗиев та шулар янында иде. 

–Киләсе ел өчен орлык салу сентябрь аенда ук төгәлләнде. План буенча 6640 центнер орлык салынырга тиеш булса, без 7 мең центнердан артыграк орлык әзерләдек. Шуның эченнән 3 мең центер бодай, 3 мең центнер арпа, 900 центнер борчак, 800 центнер солы орлыгы  салдык. Алар барысы да анализга бирелеп, нәтиҗәсе кайтты. Барысы да класслы, таләпләргә туры киләләр. Бүген люцерна, клевер орлыкларын чистарту белән шөгыльләнәбез. Рапсны киптерәбез. Җитен орлыгын да киптереп, сатуга әзерләдек, –ди ул. 

Орлык саклау складларын орлык салганчы чистартып, дезинфекция үткәреп, агартканнар. Кышка кимерүчеләргә агулар куеп, складлар томалап ябылачак. 
“Алга” хуҗалыгының ындыр табагы алды да ялт итеп тора. Складлары чиста. Бу, әлбәттә, ындыр табагы алды мөдиреннән тора. Биредә 68 нче яше белән баручы Фердинант абый Мөхәммәтдинов 18 нче елын җитәкчелек итә. 

–Кеше белән уртак тел табып эшләсәң, була, –ди ул елмаеп.

Барысы 7 мең центнерга якын орлык салганнар. Алар анализга тапшырылып, нәтиҗәләре алынган. 

Хәзер  складларны җил-яңгыр үтмәслек итеп томалап кую белән мәшгульләр. Быел ике складның түбәсе яңартылган. 

–Караган амбарлар арасында эше беткәннәре, кышка тулысынча әзерләре дә бар. Бу бигрәк тә “Актаныш” агрофирмасының үзәк амбарында, “Чишмә” хуҗалыгында ындыр табаклары тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп, орлыклары кондициягә китерелеп куелган. Арада калибрлау бетмәгән хуҗалыклар да бар. “Алга” хуҗалыгын да уңай яктан бәяләп үтәсе килә. Аларда бөртеклеләрнең дә, күпьеллык үләннәрнең дә орлыклары калибрланып, әзерләп куелган. Барлык хуҗалыкларга да һава торышлары әйбәт торганда, калибрлауны тәмамлап, складларны кышка кар кермәслек итеп әзерләп бетерү бурычы куела. 

2010 елга чәчү өчен яңа сорт орлыклар кайтару буенча да эш башланып китте. Без берничә агроном белән Ульяновскида һәм Казанда  булып кайттык. Һәм инде “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмалары, “Чишмә”, “Алга”, “Наратлы” хуҗалыклары Казаннан чәчүлек орлыклары алып кайту белән шөгыльләнәләр. Һәр хуҗалык үзенең орлыкларының нинди хәлдә икәнен белә. Тиз көндә аларны тиешле таләпләргә туры китереп бетерергә иде,– диде Әфка Сәрвәров. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев