Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Киров халкы авыл тормышына битараф түгел

Киров авыл халкы бердәм, әйтәсе килгән сүзен чатнатып, туры бәреп әйтә белгән, чая халык. Узган елга хисап ясаган чираттагы җыелышның әлеге җирлектә узачагын белгәч, хәтта сөенеп тә куйдым. Чөнки җанлы узачагы алдан ук мәгълүм иде. Кар-буран дип тә тормаганнар: җирле халык Киров авылының мәдәният йортына бердәм булып килгән. Машинадан төшеп,...

Киров авыл халкы бердәм, әйтәсе килгән сүзен чатнатып, туры бәреп әйтә белгән, чая халык. Узган елга хисап ясаган чираттагы җыелышның әлеге җирлектә узачагын белгәч, хәтта сөенеп тә куйдым. Чөнки җанлы узачагы алдан ук мәгълүм иде.
Кар-буран дип тә тормаганнар: җирле халык Киров авылының мәдәният йортына бердәм булып килгән.
Машинадан төшеп, җәяүлеләр юлы буйлап атлап китүем булды, "кар күп яву сәбәпле түбән төшкән" газ торбасы белән сөзешеп харап була яздым. Авыл халкына нәрсә - ул өйрәнгән, карамый да иелеп чыгып китәләр. Иләсләнгән баш белән клубка таба атлагач, бинаның ишек төбендә торган "Ашыгыч ярдәм" машинасын күреп, башта, бу әллә нәкъ шушы очрак өчен куелган микән, дип уйлап куйган идем. Ялгышканмын, Актаныштан гомум практика табибы Илшат Хәнәфи улы килгән икән.
"Үзебез дә аптырадык..."
- Илшат Хәнәфиевич, әйтегез зинһар, ни өчен без диспансеризация узабыз? Берничә тапкыр хастаханәгә бардык. Без инде, тикшеренүне узарбыз да, аннан, берәр кимчелек чыкса, чакыртып хәбәр итәрләр, авыруларыбыз булса, дәва бирерләр дип көткән идек. Әлегә хәбәр бирүче юк, аптырашта йөрибез, - дип сорау бирде барлык укытучылар исеменнән Ришат Мансуров.
- Без үзебез дә аптырадык... Ялгышмасам, Төркиядә бер укытучы акылына зыян килеп укучысын үтерде. Шул сәбәпле, безнең укытучыларга да нарколог белән психиатрга күренүне мәҗбүри куйдылар. Дөресен генә әйткәндә, җитәкчеләр шулай үзләренең "арт ягын" саклыйлар. Хәзер дөньясы да шундый бит - допуск булмаса, җир себерергә дә алмыйлар. Сез генә түгел, без дә аптыраган идек, - дип җавап кайтарды табиб. Гомумән алганда, аның чыгышы хисап җыелышында иң күңеллеләрдән булды дип әйтсәм дә арттыру булмас. Хәер, авыл халкы да ялганнарга юл куймас.
- ... Төрле чаклар була, сезгә килә алмый калган вакытлар да булгалый. Я машина, я шофер, я бензин юк. Юлга җыенып кына чыгасың - кәҗә тоягы күрсәтәләр. Җитди кәҗә тоягы. Кереп китәсең инде кире, - дип дәвам итте ул чыгышын...
- Безнең халыкның фикере шул: авырып килеп, әгәр система куймасалар, димәк, дәваламаганнар. Өйдә генә түгел, фельдшер-акушерлык пунктында да һәм күп очракта хәтта хастаханәдә дә система кую тыела. Аның кирәге дә юк. Ике савыт - берсе тозлы, берсе баллы су инде ул. Алай бик зур ихтыяҗ бар икән, якындагы кибеткә чыгып, җиләк-җимеш суы алып эчегез. Эффекты шул ук, - дип дәвалау системасының үзенчәлекләрен дә аңлатып узды ул.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 14 февраль, 2014 11 (9855) укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев