Актаныш

Күҗәкә – сарык асраучы авыл

Дини бәйрәмнәргә тартылу елдан-ел арта бара, халкыбыз элек-электән сакланып калган кыйбласын югалтмый. Корбан гаете быел тагын да зуррак бердәмлек, ихласлык белән үтте. Корбан чалучылар бик күп булды. Хәзер корбанлык малны табуы да җиңелләшә бара. Авыллары белән диярлек сарык асраучылар бар. Күҗәкә җирлеге - моңа бер мисал. Бер караганда, сарык асрауны...

Дини бәйрәмнәргә тартылу елдан-ел арта бара, халкыбыз элек-электән сакланып калган кыйбласын югалтмый. Корбан гаете быел тагын да зуррак бердәмлек, ихласлык белән үтте. Корбан чалучылар бик күп булды. Хәзер корбанлык малны табуы да җиңелләшә бара. Авыллары белән диярлек сарык асраучылар бар. Күҗәкә җирлеге - моңа бер мисал.
Бер караганда, сарык асрауны табышлы кәсепкә кертмиләр. Әмма күҗәкәлеләр моның киресен раслый. Биредә халык җәен-кышын "свежий" иттән өзелми. Сарык ите майлы була, диючеләр дә булыр. Юк икән шул, аның нәкъ менә ите күп була торган нәселлесен үрчетергә кирәк. Авылның имамы Фәнил Фазлыевлар ихатасында безгә нәкъ шундый курдюк токымлы сарыкларны күрсәттеләр. Терлек мае иткә түгел, койрык янына җыела торган үзенчәлекле токымны әнә шулай районыбыз җирлегендә дә күпләп үрчетә башлаганнар.
- Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тәкъдиме белән алдык бу нәселле сарыкларны. Аның ярдәме белән безнең җирлек өчен ят токымлы малларны без үз ихатабызда асрап карарга булдык һәм моннан өч-дүрт ел элек 6 мең сумлык сарыкларны 3 мең сумга алуга ирештек. 3-4 баш сарык алган идем, хәзер инде арттылар. Ел саен күбрәк үрчетергә телим, ләкин нигәдер тәкә китерәләр. Бисмиллә, былтыр өч саулык килде. Минем исәпләвемчә, әгәр аларны 100 башка җиткерә алсаң, ел саен корбанлыкка сатсаң, 700-800 мең сумлык акча кертергә мөмкин. Технологиясен саклап асрасаң, перспективасы бар. Билгеле, үз көтүлегең булса, тагын да яхшы, - диде Фәнил Фазлыев
.
Ул сарыкларын үз янына чакырып китерде, әйткән сүзен аңлыйлар, хуҗаны тыңлыйлар икән. Сарык, гадәттә, кычкырып җәфалый, тик болары кычкырмыйлар, ди. Көтү көткәндә артларыннан йөгерә-йөгерә куып йөрисе юк, чөнки алар үзләре арттан ияреп йөриләр.
- Ашауга талымсыз, чемченеп ашамыйлар, азыкны әрәм-шәрәм итмиләр. 6 ай асрасаң, 20-25 килограмм, 1 ел асрасаң, 40-45 килограмм ит бирәләр. Ите майлы булмый. 5-6 айлык бозау ите кебек бик тәмле. Койрык маеннан файдаланалар. Мөселманнар өчен менә дигән хәләл һәм бик тәмле "сало" ясап була.
Фәнилнең сүзләрен куәтләп, җирлек башлыгы Рамил Хәйбиев тә бу шөгыльне хуплавын әйтте:
- Быел Күҗәкә авыл җирлегеннән 12 машина белән 500-600 баш сарыкны корбанга дип, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә илтеп саттылар. 30-35әр, 50-60ар баш алып барып сатучылар булды. Берәү дә кире алып кайтмады, бар да сатып бетереп кайтты..
- Көтүгә чыгаралармы?
- Минемчә, сарыкны көтүгә чыгаруга караганда, үз ихатаңда тоту отышлырак. Башка токым белән кушылмасын өчен авыл көтүенә аларны чыгармыйлар.
- Бер сарыкны ничә сумга сатарга була?
- Авылда корбанлык сарык бәрәнен 3-4 меңгә, калада 10-11 мең сумга саттылар.
Күҗәкә җирлегеннән Фәйзрахман Галиев, Роберт Хәйбиев, Альберт Шәрәфетдинов... саный китсәң, исемлекне тагын санарга мөмкин. Адай, Югары Уръяды һәм Түбән Уръяды авылларында да шәхси хуҗалыкларда сарыкчылык белән шөгыльләнәләр.
Элекке елларда Югары Уръяды авылында күмәк хуҗалыкның сарыкчылык фермасы гөрләп эшли иде. Ә хәзер анда һәр хуҗалыкта - яшь гаиләләр дә, пенсионерлар да бу төр малларны асрап көн күрәләр. Аларның геннарына салынган кәсеп бу. Табышсыз тармак булса, колхоз таркалган җирлектә тырыша-тырыша сарык үрчетерләр идемени!?
Изге китап Коръәндә дә "сарык - бәрәкәтле мал" дип язылган. Корбан бәйрәме узганга инде ике атна, тик әле күпләр корбан итеп чалынган ризыклары белән Коръән мәҗлесләре үткәрүне дәвам итәләр. Табын түрендә хәләл иттән пешерелгән ризык торса, ел дәвамында гаилә әгъзаларын туендырырлык итне үзең җитештерсәң, саваплы да, табышлы да булырсың.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: