Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Көндәлек хезмәттә ел дәвамында

"Нур" хуҗалыгының хисап җыелышы быел яңартып, төзекләндереп ачылган Уразай җәмәгать үзәгендә булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Харисов еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда хезмәтчәннәрнең куйган хезмәтенә, тырышлыгына лаеклы урын бирде. Һәр эшкә, һәр санга анализ ясаганда аны кеше факторы белән бәйләде. Матур күрсәткечләр...

"Нур" хуҗалыгының хисап җыелышы быел яңартып, төзекләндереп ачылган Уразай җәмәгать үзәгендә булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Харисов еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда хезмәтчәннәрнең куйган хезмәтенә, тырышлыгына лаеклы урын бирде. Һәр эшкә, һәр санга анализ ясаганда аны кеше факторы белән бәйләде. Матур күрсәткечләр артында көнне-төнгә ялгап эшләүченең куйган хезмәте торса, хисапсыз тотылган запас частьлар, ягулык артында эчеп үзен кулга ала алмаучы хезмәтчән тора. Эштән дә азат итәр идең, тупас әйткәндә куып чыгарыр идең... Авылдаш, алтын куллы кеше, гаиләсен алып барасы, балаларны үстереп кеше итәсе бар.
"Колхоз"дан төрле формаларга күчеп үзгәрсә дә, төзелгән җәмгыятьләр барыбер үзебезнеке. Авыл кешесенә яшәргә, эшләргә мөмкинлек тудыра. Һәр хуҗалыкның районда үзенең тоткан урыны бар. Кайсылары мактаулы урында, кайсыларына йөз кызартып арткы урыннарда йөрергә туры килә. Бүгенге язмам ул хакта түгел. Ә кешечә мөнәсәбәткә аерым тукталам. Гадәттә, мондый хисап җыелышларында җитәкчелекнең хезмәтчәннәргә тиешенчә эшләп бетермисез дигән ризасызлыгы әйтелә. Хезмәтчәннәрнең җитәкчелеккә хезмәткә түләүдә, эш алып баруда булган ризасызлыгы бирелгән сорауларда чагылыш таба. Эш барышында төрле хәлләр була, һәм ул гадәти дә. Иң мөһиме - аңлашып, булганны саклап эшләү. Бер-береңнең куйган хезмәтен күрү, бәяләү, хөрмәт итү. "Нур" хуҗалыгында бу яктан хезмәтчәннәрне хөрмәтләүдә матур традиция барлыкка килгән. Хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән Ленин ордены кавалеры Инсаф абый Камалетдинов; Әфган сугышында һәлак булган Мөхәррәм Сафин призлары булдырылган. Узган ел нәтиҗәләре буенча аның беренчесенә МТЗ-82 тракторы белән ел дәвамында 1эталон тракторга 1906 гектар эш башкарган, азык әзерләү чорында 2350 тонна печән, салам өйгән механизатор Логман Сираев; икенчесенә яшьләр арасында аеруча тырыш хезмәте өчен Уразай МТП һәм запас частьлар, ягулык-майлау материаллары складлары мөдире Рөстәм Миннәхмәтов лаек булды.

Реклама


Механизаторлар Рәмзил Фазлыев, Булат Яппаров, Рамил Вәлиев, Хавил Гаттаров, Фәгыйть Әкрамов, Фәнил Гыйльмуллин, Илфар Хәкимов, шоферлар Нәвис Әбүдәров, Илдус Гарипов,Тәлхәт Закиров, савымчылар Гөлфинә Сафина, Галия Ашурова, Альбина Салихова, Рәҗибә Шәрәфетдинова, Ләйлә Камалиева, Лилия Сәлахова, терлекче-көтүчеләр Айзат Гарипов, Марат Исламов, Иван Четвериков, терлекчеләр Асия Ситдыйкова, Рафис Салихов, Алмаз Булатов, Илдар Маликов, Флорит Ганиев, Данис Фәхразыев, Илүс Гыйздәтуллин, Гыйльмегаян Мифтахов, Иҗат Шәрәфетдинов, ферма мөдирләре Данил Сәлахов, Илдар Йосыпов, учетчы Флера Шәйхелисламова, каравылчы Ринаф Әхкәмов, зоотехник Рузил Заһриев; Роберт Локманов, Равил Яппаров, Тәлгать Хәбиров, Дилфис Камалиев, Миңнис Фарисов, Регина Миңнәхмәтова, Илфар Сафин, Әбелгас Насыйров, Вадиф Хәйдәров; узган ел лаеклы ялга чыккан Зөлфия Басыйрова, Әбелгас Насыйров; армия сафларыннан кайтып эшкә калган Илдус Гарипов бүләкләнделәр.
Рәсемнәрдә: Логман Сираев, Илфар Хәкимов. Илфар чәчү вакытында МТЗ-82 дә эшли. Иң сыйфатлы чәчүчеләрнең берсе. Җәен азык әзерләүдә "Полесье"га утырып яшел масса турый. Узган ел 13296 тонна сенаж һәм силос салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев