Актаныш

Көннәр матур торганда

25 сентябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар, икътисадчылар катнашында семинар-киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Сөйләшүдә берничә мәсьәлә каралды. Семинар "Чишмә" хуҗалыгының кукуруз басуында башланып китте. Кукуруз - төп терлек азыгы Районда бөртекле культуралар җыйналып бетте. Хәзер төп игътибар кукурузны җыйнап алуга...

25 сентябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар, икътисадчылар катнашында семинар-киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Сөйләшүдә берничә мәсьәлә каралды. Семинар "Чишмә" хуҗалыгының кукуруз басуында башланып китте.
Кукуруз - төп терлек азыгы
Районда бөртекле культуралар җыйналып бетте. Хәзер төп игътибар кукурузны җыйнап алуга юнәлтелә. Сортларына карап, аны хуҗалыклар кайсы бөртеккә, кайсы терлек азыгына ала. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов сүзләре буенча, безнең район җирлегендә 5848 гектар мәйданда кукурузның 10 төре игелә. Семинарда аның 9 төрен күргәзмәгә куйганнар иде. Җитешүләренә карап, алар аерыла. Иртә җитешә торганнары - бөртек өчен, ә соң җитешкәннәре силос өчен кулай.
Рәфит Мирзаһитов кукурузның һәр төренә аерым тукталып, уңай һәм тискәре якларын аңлатып үтте.
- Соңгы көннәрдә кукурузның торышын билгеләү, аны бөртек өчен кайчан ала башларга, силоска кайчан сала башларга икәнлекне белү максатыннан, күп кенә участокларда биологик уңышын билгеләдек. Шулардан чыгып караганда, "Башак" хуҗалыгында "Росс-140" сорты игелә. Ул гектарына 600 центнер уңыш бирергә сәләтле. Чәкәненең авырлыгы 2 килограмм 100 грамм. "Чишмә" хуҗалыгында 90 гектарда "Машок-175" сорты игелә. Аның чәкәненең авырлыгы 3 килограмм 500 граммны тәшкил итә. Бу хуҗалыкта тагын "Краснодар - 194" сорты да үстерелә. Аның торышыннан күренгәнчә, бу сорт суктырып алу өчен яраклы түгел.
"Росс-140" сортының чүп үләннәренә каршы торучанлыгының аз булуы хакында да, чүп үләннәренә каршы гербицидны туфракка кертергә кирәклеге хакында да Рәфит Мирзаһитов тәфсилләп сөйләде.
- Кукуруз чәчүне 26 апрельдә башлаган идек, 26 майга бетердек. Күзәтүләр алып барганнан соң, шундый фикергә килдек: иртә чәчкән кукурузның уңышы азрак. Туфракта 10-12 градус җылы булгач кына чәчә башларга һәм аны бер атна эчендә төгәлләргә кирәк, дип исәплибез.
Районда кукуруз җыйнау "Нигез", "Нур", "Чишмә", "Таң", "Наратлы", "Эконом", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда, "Актаныш" һәм "Әнәк" агрофирмаларында башланып китте. Көннәр матур торганда аны бөртеккә дә, силоска да алып бетерү бурычы куелды.
Азык сыйфаты
Сыйфатлы терлек азыгы мул продукция алуда төп чыганак булып тора. Хәзер хуҗалыкларда сенаж базларын ача башладылар. Әзерләнгән азыкның сыйфаты ничек сакланган? Нинди югалтуларга юл куелган? Болар буенча ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисова аңлатып үтте.
- Ача башлаган сенаж базларын караганнан соң, "Чишмә" хуҗалыгында протеин күләме салган вакытта 19 булган, хәзер 17,57. Югалту 9 процент. Ә "Ташкын" хуҗалыгыныкы 12,44 белән салынган, хәзер 7,4. Югалту 50 процент.
- Хәзер бу азыкны кабат баланслау өчен күп чыгымнар таләп ителәчәк. Мондый сыйфатсыз азык белән тиешле күләмдә сөт алып булмаганлыгын сез аңларга тиеш, - дип, Дәниф Харисов "Ташкын" хуҗалыгы белгечләренә мөрәҗәгать итте.
Терлек азыгы әзерли башлар алдыннан "Нур" хуҗалыгында махсус семинар үткәрелеп, анда сенажның терлек культураларының өлгерү фазасында салынырга тиешлеге хакында кат-кат аңлатылган иде. Терлек азыгы әзерләгәндә җибәрелгән хата исә азыкны салуга бәйле.
- Күпчелек базларның торышы начар. Аннан азыкны базларга салганда, полиэтилен белән каплауның да әһәмияте зур. Азыкны ныклап таптап, башта - ак, аннан кара пленка белән каплаган очракта, ул яхшы саклана һәм протеин күләме дә кимеми, -диде Дәниф Харисов.
Хәзер хуҗалыкларда силос сала башладылар. Ләйсән Харисова силос салу таләпләре белән ныклап таныштырды.
- Үсемлекләрне турау 10 миллиметрдан да артык булырга тиеш түгел.
Ә баздагы температураның 38 градустан артмавы зарур. Әгәр дә ул аннан арта икән, протеин күләме 40 процентка кадәр кими. Сенажны дөрес ябарга кирәклеген дә онытмаска кирәк.
"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендәге азык базлары мисалында аны бер генә баштан ачып алырга, алгач ябып куярга кирәклеге кат-кат ассызыкланды.
Уҗымнар ни хәлдә?
Көзге чәчү тәмамланып, күп тә үтмәде, басуларда матур булып, уҗымнар тишелеп чыкты. Бүгенгә аларның торышы ни дәрәҗәдә? Кышкы суыкларга чыдарлармы? "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров уҗымнар мисалында моңа җавап бирде.
- Уҗымнар ямь-яшел булып, үсемлек эчендә башак формалашырга җыена икән, моннан киләсе елга яхшы уңыш өмет итеп була дигән сүз. Ә инде арышның уҗымы сары икән - беренчедән, аңа азот җитми һәм башакның формалашуы кечкенә булачак дигән сүз. Икенчедән, бу орлыкны агуламый утыртканнар. Нәтиҗәдә, тамыр череге авыруы барлыкка килә. Аны бөртеккә калдырабыз икән - уңышы күп булмаячак.
Шушы сөйләшүдән соң, агрономнар хуҗалыкларга кайткач, үз басуларындагы уҗымнарны яхшылап карап чыгарга тиешләр. Кайбер хуҗалыкларның уҗым басуында кайсы уҗым, кайсы коелып калып чыккан орлык икәнлекне дә аерып булмый. Кайберләрендә эшкәртелгән басулар да чәчелгән уҗым басуларыннан ким түгел.
- Бу - сезнең эшләп бетермәү, игътибарсызлык нәтиҗәсе, агрономнар, инженерлар, - дип ачынып мөрәҗәгать итте Дәниф Харисов аларга. - Боларга карагач, күпме икмәкнең басуда калганлыгын күреп, йөрәк яна. Көзге чәчелгән басуларда чыккан коелган орлыклар хәзер чүп үләне булып тора, уҗымнарга үсәргә, ныгырга комачаулый.
Бүгенге көндә көзге культура басуларында чүпкә каршы эшкәртүне оештыру зарур. Шулай ук корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү дә мөһим.
Әфка Сәрвәров язгы культуралар орлыкларын анализга китерү буенча да тукталып үтте.
- Бүгенге көндә район буенча яз көне чәчеләсе культура орлыкларының 72 проценты анализга килде. Тикшерелгән орлыклар арасында тишелеше булмаган орлыклар очрамады. Ләкин "Нигез", "Таң", "Чиялек", "Чат" хуҗалыкларыннан, мехотряд, техникумнан бер килограмм да язгы культура орлыклары анализга килмәде. Аларга да тиз арада орлыкларын анализга китерү зарур.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев көзге җир эшкәртү барышы белән таныштырды.
- Район буенча 62 процент җир эшкәртелгән. Көнгә 1500 гектар күләмендә җир эшкәртү мөмкинлеге булса да, шуның яртысы гына эшкәртелгән булып тора. Бу эшкә җитди карасак иде.
Сөрем катламын тирәнәйтүнең әһәмияте хакында әлеге семинар барышында тагын бер кат искәртелде. Дым саклауның бердәнбер алымы булган бу ысулны барлык хуҗалыкларга да кулланырга кушылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: