Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Комбайннарны түбә астында ачык һавада сакларга кирәк (видео)

«Наратлы» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә район аграрийларына тиз арада язгы чәчү һәм урып-җыю компанияләрендә катнашкан техникаларны барлап саклауга кую бурычы йөкләнде.

                Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә чит ил техникаларына запас частьлар табу авырлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалык җитәкчеләренә кирәкле запас частьлар исемлеген булдырырга кушты. Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан, Башкортстан республикаларында, Удмуртиядә чит илдә җитештерелгән техникаларның запас частьларына наналоглар ясала башлады, безнең хуҗалыкларга әлеге җитештерүчеләр белән элемтәгә кереп, заявка бирергә кирәк. 

           Нәфис Әзһәм улы хуҗалык җитәкчеләрен эшчеләр арасындагы хезмәт бүленешен дөрес оештырырга чакырды. Урып-җыю чорында тырышып хезмәт куеп 100әр мең сум хезмәт хакы алган  механизатор кышын да шушы дәрәҗәдә акча алып алырга тели. Әгәр ике кулына бер эш бирсәләр рәхәтләнеп хезмәт куя. Шундый тырышларның кадерен белеп хезмәтне дөрес оештырырга гына кирәк. Хәзерге вакытта йөк машиналары шоферларын тырма, чәчкеч кебек тагылма коралларны төзекләндерергә җәлеп итү отышлы. 

             "Россельхознадзор"ның район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов хәзердән үк дефектовка- техникаларның теге яки бу кимчелекләрен ачыклау кирәклегенә басым ясады. Мәсәлән, бүген комбайнның барабан астын төзәтү шактый сумманы гына түгел, вакытны да янга калдыра. Бу часть хәзер 30 мең сум, ә язын ул 120 мең сум торачак. Авышлык транспортеры, иләкләрне кат-кат тикшерү, яңарту урып-җыюны тоткарламаска булышачак. Яңаларын гына түгел, озак еллар карусыз хезмәт куйган комбайннарны, башка техникаларны саклау, вакытында төзекләндерү турында мисаллар белән аңлатты Илдус Мәхиян улы. 

          Нәфис Сәлимгәрәев кыр корабларын ачык һавада түбә астында саклау яклы. Узган елларда республикада булган янгыннарда 4 комбайн күмергә әйләнә- куәтле техникалар саклана торган гаражга кайтып туктаган машинаның кызуы башкаларына да күчә. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен ачык һавада тоту урынлы. "Таң", "Башак" һәм башка хуҗалыклар бу тәҗрибәне уңышлы куллана.

Реклама

           "Наратлы" хуҗалыгының техника паркы, ачык һавада тагылма кораллар саклана торган зона һәм остаханә карап чыгылды.

Хуҗалыкта бер комбайнны инде төзекләндерү тәмамланган, икенчесенең кимчелекләрен барлыйлар. Калганнарын да тәртип белән төзекләндереп чыгачаклар.

Үзе шушы техниканы иярләгән, аның двигатель тавышыннан ук халәтен тоемлаган хуҗалары-механизаторлар үзләре үк кыр корабларын төзекләндерә, аңа башка хезмәттәшләре дә ярдәм итә. Остаханәләр җылытылган, якты, шартлар тудырылган. Районда күпчелек хуҗалыкларда эш шул рәвешле оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев