Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Комбайнчы ярдәмчеләре- безнең киләчәк (+фото, +видео)

     "Алга" һәм "Ташкын" хуҗалыкларының кыр кораблары тезелгән комбайннар парадында ир уртасы механизаторлар янәшәсендә 14-15 яшьлек яшүсмерләрне күрү күңелдә  якты өмет уята.

            Димәк, авыл, авыл тормышына битараф булмаган яшьләребез үсә. Бер тапкыр басу тузанын иснәгән кеше аннан башка яши  алмый- аларның күңеллләрен үстереп, дәртәләндереп, туган җирдә хезмәт куюның олы бәхет икәнен төшендерү өлкәннәрнең бурычы.

              "Ташкын" хуҗалыгында тәҗрибәле комбайнчы Ленар Рәхимов белән быел урып-җыюга керәчәк Рамазан Гыйбадуллин әнә шундый хезмәтсөяр яшьләребезнең берсе.

Рамазан Актаныштагы технология техникумының 1 курсын тәмамлаган. Җәйге каникулда туган як басуларыннан икмәк җыярга ниятли. Узган ел да комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Киләчәктә механиклыкка укып шушы җирдә, шушы туфракта төпләнергә уйлый егет. 

             Комбайнчылар парадына Ленар абыйсы белән бергәләп әзерләгән кыр корабы әлеге зонада иң яхшыларның берсе дип танылды. Район җитәкчесе Ленар Зарипов аларга үзенең премиясен тапшырды. Район җитәкчесенең бүләкләренә "Ташкын" белән "Алга"ның тагын 3 комбайнчысы лаек булды.


- Комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә килгән яшьләрнең чын игенче булып үсүләрен телим. Күзләрегез янып тора, һәрберегез үз техникагызны карап, урып-җыюга әзерләгәнсез, тырышкансыз- хезмәтегез өчен зур рәхмәт!  Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез-алар аяк астында килеп чыккан бәлагә тарымас өчен барлыкка килгән.  Премия булмады, дип борчылмагыз, кимчелекләрсез генә эш бармый-аларны төзәтеп, матур итеп эшләгез,- диде Ленар Зарипов.

 

             Ленар Рафак улы күп кенә комбайннарны үзе дә руль артына утырып тикшереп карады. 

        Комбайннарның герметизациясе бәяләнде, салам белән ашлык катнашмасын суктырганда бөртекләр читкә коелмыймы- барысы да энә күзеннән үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев