Актаныш

Комбайнчылар имтихан бирде

7-8 июль көннәрендә хуҗалыкларда комбайннарның урып-җыюга әзерлеге каралды

Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан һәр елны комбайннарның әзерлеген карау матур традиция буларак дәвам итә. Карау барышында комбайннарның төзеклеге, ут, тормо+з системалары күздән кичерелә. Быел  район җитәкчелеге тарафыннан  комбайннарны карау белән бергә, комбайнчыларның да белемнәрен тикшерү максат итеп куелды. 

Шуннан чыгып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев белән район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов 7-8 июль көннәрендә хуҗалыкларда комбайннарның урып-җыюга әзерлеген карады, комбайнчыларның теоретик белемнәрен тикшерде. 

Тимер корычны һич курыкмыйча иярләүче комбайнчылар билеттагы биремнәрне күргәч, башта каушап та калдылар. Чөнки аларның парта арасыннан чыгуларына шактый еллар узган инде. Әмма бер-ике минут үтүгә, алар үз комбайннарын күз алдына китереп, биремнәрне тиз-тиз генә чишеп чыктылар. Белемеңне даими яңартып тормасаң, хәзерге көчле техниканы иярләве авыр шул. 

Имтихан алучылар барлык хуҗалыкларда да булып чыккач,  Илдус Хәкимовтан фикерләре белән кызыксындык. 
-Бүген игенчелек өлкәсендә язмышны хәл итә торган урып-җыю чорына әзерлекне карау башкарылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел Нәфис Сәлимгәрәев белән икәү комбайннарны кабул итү комиссиясе караганчы,  шушы рәвешле тикшереп чыктык. Булган кимчелекләре төзәтергә кушылды. Артык җитди проблемалар, запас частьләр белән тоткарлык юк. Бер-ике хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. 

Быелгы урып-җыюда 90 комбайн катнашырга тиеш булса, әлеге карауга шуның  җитмешләбе баскан иде. “Башак”, “Тамыр”, “Чишмә”,  Нур Баян исемендәге, “Наратлы”, “Нур” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасының барлык комбайннары да бүген инде уракка әзер. Ә “Эконом”, “Саф”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында башкарасы эшләр бар әле. Икенче атнада район комиссиясенең карауларына алар аны төгәлләрләр дип ышанабыз. 

Басулар мул уңыш вәгъдә итә. Әмма егылган басулар да күренә. Шулай булгач, комбайннарга йөкләнеш күп буласы билгеле. Бу механизаторларның ничек эшләүләреннән, аларның белемнәреннән торачак. Шул максаттан, аларның теоретик белемнәрен дә тикшердек. Төзек комбайннар белән урып-җыюны башкарып чыгарга язсын, - диде ул.

Реклама

Комбайнчылар гына түгел, аларның ярдәмчеләре дә уракка төшкәнне көтә. Аларның күпчелеге  яшьләр булу сөендерә. Өлкәнәеп барган комбайнчыларга алмаш килә. 

-Комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлавыма быел өченче ел була. Фоат абый белән июнь башыннан ук комбайнны карадык, кирәкле урыннарын төзәттек. Миңа бик ошый. Техниканы якыннан белергә өйрәнәсең. Бу киләчәктә дә кирәк булачак, - ди Актанышның 1 нче мәктәбе укучысы, “Актаныш” агрофирмасында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Илдар Мөхәмәтдинов.

Комбайннарның әзерлегенә һәм комбайнчыларның белемнәренә бәяне районның комбайннарны кабул итү комиссиясе бирәчәк. Әле бераз булса да вакыт бар. Төзәтәсен төзәтеп, карыйсын карап куярга була.

undefined

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: