Актаныш

КОМБАЙННАР ПАРАДЫННАН: Ашыкмый, кабаланмый эшләргә генә кирәк! (+видео)

Бүгенге комбайннар карау районыбызның 8 зонасында уза. “Чишмә” хуҗалыгында “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары һәм “Чишмә” агрофирмасының урып-җыюда катнашачак кыр кораблары бер линиягә тезелеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комиссиясен каршы калды. Комбайннарны карауда район җитәкчесе Ленар Зарипов катнашты.

                    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев комбайнчыларга тиздән башланачк урып-җыю эшендә уңышлар теләде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү тәртибе белән таныштырды. 


– Комбайннарның әзерлеген карау комбайнчының гаеп-кыегын ачыклау түгел, ә иң беренче чиратта механизаторларның иминлеген, күп көч куеп үстергән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуны тәэмин итү максатыннан оештырыла. Бүген безгә үзегезне борчыган сорауларыгызны җиткерә аласыз. Шулай ук яшь комбайнчыларга өйрәнергә мөмкинлек тә зур биредә,- диде Нәфис Әзһәм улы. 


          Район җитәкчесе Ленар Зарипов икмәк муллыгын булдырган, хәзер инде бу байлыкны исән-сау җыеп алырга әзерләнгән механизаторларга уңышлар теләде:


-    Һава шартлары яхшы килеп басулардагы байлыкны җыеп алырга язсын. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Техника куркынычсызлыгы турында онытмагыз, үзегезне өйләрегездә көтеп торган якыннарыгызны истә тотып эшегезне башкарыгыз. Дөнья иминлеге, иман байлыгы телим сезгә,-дип мөрәҗәгать итте кыр батырларына Ленар Рафак улы.

 

               Быелгы һава шартлары басу культуралары өчен бик уңай килде. Шуңа күрә икмәкләр мул, сабаклары гадәттәгедән калын, комбайннарны элеккечә тизлекккә чаптыру тыела. Комбайннарның тышкы кыяфәтләре бик матур, ялтырап тора, барысы да заманча. Әмма эчке механизмнарны техник таләпләргә җавап бирерлек итеп көйләү мөһим. Актаныш муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кушты. Медицина аптечкасы, янгын сүндергечләрнең булуы мәҗбүри. Шулай ук себерке, агач көрәк, ломнарның булуы мөһим. Иләктән юеш икмәкне аяк белән төшергәндә имгәнгән райондашларыбызның булуын истән чыгармаска кирәк. 


-    Документацияләрнең барысы да тәртиптә. Ашыкмый, кабаланмый эшләргә генә кирәк. Комбайннарны басуга алдан һәм арттан озатып алып барыгыз. Олы юлдагы хәрәкәт фаҗигагә әйләнмәсен,-дип үтемле киңәшләрен бирде Илдус Мәхиян улы. 


            Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәтдинов “Чишмә” агрофирмасының кабул итүгә килгән 2 комбайнының, “Чишмә” хуҗалыгының 3 комбайнының да тиешле әзерлектә икәнен белдерде. Ә менә “Тамыр” хуҗалыгының 5 комбайнының 3се парадта катнашып, икесе генә комиссия тарафыннан кабул ителде.  


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: