Актаныш

Комбайннар урып-җыюга әзерме?

Һәр елны урып-җыю алдыннан комбайннарның әзерлеген махсус комиссия белән карап чыгып, комбайнын бик яхшы билгеләренә әзерләгән комбайнчыларга премияләр бирү гадәте яши. Бу, елның үзенчәлекләренә карап, техниканы әзерләү максатыннан башкарыла. Комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итү быел 6 июль көнне узды. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Һәр елны урып-җыю алдыннан комбайннарның әзерлеген махсус комиссия белән карап чыгып, комбайнын бик яхшы билгеләренә әзерләгән комбайнчыларга премияләр бирү гадәте яши. Бу, елның үзенчәлекләренә карап, техниканы әзерләү максатыннан башкарыла. Комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итү быел 6 июль көнне узды. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашындагы махсус комиссия һәр комбайнны энә күзеннән үткәрде.
Беренче тукталыш Иске Сәфәр аермасы янындагы басуда иде. Биредә "Чишмә" һәм "Тамыр" хуҗалыкларының комбайннары чыгарылган. Комбайнчыларның да, аларның ярдәмчеләренең дә берникадәр дулкынланулары сизелеп тора. Комиссия әгъзалары һәрберсе үз юнәлеше буенча тикшерә бит. Кимчелекләрең булды исә, комбайның урып-җыюга кертелми, һәм премиядән колак кагасың дигән сүз.
- Комбайннарның урып-җыю эшенә яраклымы-юкмы икәнлеген бөтен килеш тикшерәбез. Иң беренче ургычлардан башлыйбыз. Быелгы таләпләр булып, комбайнның мотовилосына кыска сабаклы игеннәрне алу өчен планкалар кую тора. Технологик таләпләрнең үтәлеше дә карала, эчке сугу, җилгәрү өлешләре тикшерелә. Иләк, ахырдан саламны сиптерү өчен пычакларның үткенлеген дә күздән кичерәбез. Әлбәттә, төп таләп - комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү. Аны район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов тикшерәчәк, - дип эш барышы белән таныштырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.
Комбайнның әзерлеге буенча яхшы билге алу өчен, әлбәттә, болар гына җитми. Карау барышында техниканың иләкләре, измелчительләре, фартуклары да җентекләп күзәтелде. Комбайнчылар урында урып һәм суктырып та карадылар. Болары инде урып-җыю барышында икмәкләрнең басуда коелып калу-калмавын һәм саламны ни дәрәҗәдә тураганлыгын белү өчен кирәк.
Һәркемгә мәгълүм булганча, быелгы җәй коры килде. Шуның нәтиҗәсендә икмәкләр көткәннән азрак булыр дип фаразлый белгечләр. Димәк, басудагы игеннәрнең бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыйнап алу һәр белгечнең, комбайнчының төп бурычы булып тора. Моның өчен комбайннарны тиешле югарылыкта әзерләү зарур. Әлеге хакыйкатьне "Чишмә"хуҗалыгы баш инженеры Нияз Шәрипов та яхшы аңлый. Чөнки 1993 елдан бирле шул хуҗалыкта хезмәт кую дәверендә бик күп тәҗрибә тупларга өлгергән ул.
- Урып-җыюда безнең ел да 4-5 комбайн катнаша. Узган ел гына яңа "Полесье" комбайны алдык. 2016 елгы урып-җыюга биш комбайныбыз чыгачак. Комбайнчыларыбыз барысы да тәҗрибәле. Үз техникасын һәркайсы яхшылап әзерләде, куелган графикка җитештеләр. Запас частьләр белән дә өзеклекләр килеп чыкмады. Басулардагы игеннәрне җыеп чыгарбыз дип ышанам, - ди ул.
- Башта иске комбайнда эшләгән идем. Аннан яңа ДОН-1500не бирделәр. Хәзер унынчы ел шуны иярлим. Комбайнымны яхшылап әзерләдем дип уйлыйм. Запас частьләрне дә вакытында алып кайттылар. Хезмәтемне яратам. Ярдәмчем булып өченче ел инде энем Ильяс эшли. Бер гаиләдән булгач, эшләве дә уңайлы, игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алырга тырышабыз, - ди "Тамыр" хуҗалыгы комбайнчысы Илнур Гыйндуллин.
Шунысы куандыра: районда комбайнчы ярдәмчеләре булып күпчелек мәктәп, техникум укучылары эшли. Яшьтән үк әлеге хезмәткә өйрәнеп үскән бу укучыларның яртысыннан күбрәге, укуларын тәмамлагач, үз җирлекләренә кайтып хезмәт куярга хыяллана. Димәк, комбайнчыларга лаеклы алмаш үсә дигән сүз. Бу хакта Фаил Камаев та ассызыклап үтте. Һәм аларның һәрберсенә премияләр тапшырды.
- Техникумның беренче курсын тәмамладым. Быел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә уйладым. Мине Ришат абый Мөниров үзенә ярдәмче итеп алды. Бераз дулкынланам инде. Ул миңа нинди вазифа йөкләнгәнлеген ныклап төшендерде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Ярдәмче буларак, покос калын булса, сәнәк белән бераз таратырга, комбайнның кирәк урыннарын майларга тиеш булам, - ди "Ташкын" хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Данияр Шәйхетдинов.
Ярдәмчеләрнең укучылар булуы комбайнчыларга аеруча җаваплылык өсти. Бу хакта Илдус Хәкимов кат-кат искәртеп үтте.
- Комбайннарны кабызыр алдыннан сигнал бирергә онытмагыз. Ярдәмчеләрегез күренмичә, комбайннарыгызны кузгатмагыз. Бәхетсезлек очрагы гел булмый, бер була. Ахырдан гомерлек үкенеч булмасын, -ди ул.
"Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсенә якынлашуга, парадка тезелгәндәй баскан комбайннар күзгә ташланды. Бирегә 22 комбайнның 20се карауга чыгарылган. Комбайнчылары комбайннары янында мәш килә. Кызыксынулы карашлары комиссия әгъзаларына төбәлгән. Хуҗалыкның баш инженеры Тимерҗан абый Әхмәдишин биредәге вәзгыять белән таныштырып үтте.
- Комбайннарның һәрберсен көздән үк күздән кичереп, кайсына нинди запас часть кирәклеген ачыклап, заявка бирдек. Комбайнчылар да акыллы хәзер. Һәр сезон саен подшипникларына кадәр яңаны куярга тырышалар. Ремонт өчен 4 миллион сумнан артык акча тотылды. Бу үз-үзен аклый. Иң мөһиме: урып-җыю вакытында ватылмыйча, эшне башкарып чыгу. Район комиссиясе килгәнче үзебезнең һәр бүлекчәдә комбайннарны карау булды. Чөнки караган саен бер кимчелеге табыла. Шулай булгач, мондый караулар файдага гына, - ди ул.
Чыннан да, тырышу бушка китмәгән, комиссия әгъзаларына биредә озак тоткарланырга туры килмәде. Фаил Камаев быел барлык кешеләргә икеләтә җаваплылык йөкләнгәнлеген искәртеп үтте.
- Югалтуларны бермә-бер киметергә кирәк. Басуларда комбайннар сугып үтүгә, җирне тизрәк эшкәртеп куярга тырышабыз. Соңрак ул басулар уҗым чәчкән кебек ямь-яшелгә әйләнә. Бөртек барыбер кала. Шуңа күрә һәр комбайнчы үзендә җаваплылык тойсын иде. Быел ипи күләме әз. Мин аңлыйм: комбайннар да яңа түгел. Хуҗалыклар аның паркын күпләп яңарта да алмый. Ләкин безнең максат - булганын сыйфатлы итеп әзерләү. Урып-җыю вакытында ватылып, вакытны әрәм итмәс өчен тырышсагыз иде. Һәм иң мөһиме - куркынычсызлыкны тәэмин итү. Кеше үлемен бернәрсә белән дә кайтарып та, аклап та булмый. Комиссия әгъзалары, әйткән кимчелекләрне дөрес кабул итеп, тиз арада төзәтүегез кирәк. Быелгы урып-җыюларны югалтуларсыз, тиз арада сыйфат белән башкарып чыгу максаты куела, - диде.
Дәниф Харисов исә барлык карау пунктларында да:
- Икмәкләрне чәчмәскә, ә җыярга иде, - диде. - Без ел саен чәчү өчен 15 мең центнер тирәсе орлык кулланабыз. Комбайннардан ел саен 5 мең центнер тирәсе орлык коелып кала. Шуларны истә тотып эшләсәгез иде.
Барлык комбайннарны карап чыкканнан соң, Дәниф Харисовтан фикерләре белән уртаклашуын үтендек.
- Районда 93 комбайн урып-җыюда катнашыр дип көтелә. Бүген әзерлек сызыгына 56 комбайн чыкты. Шуларның 34е бик яхшы билгесенә кабул ителде. Бу нәтиҗә безне канәгатьләндерми.
Табигать шартларына күз салсак, соңгы 50 көндә районда яңгырлар күзәтелмәде. Кызу көннәр игеннәрнең өлгерешен тизләтте кебек. Көзге бодай, арышта 30-32 процент дымлылык күрсәтә. Һәр көн саен ул 3-4 процент югалтуга китерсә, 10-11 июльдә урып-җыюны башларбыз дигән фикердә торабыз. Шулай булгач, комбайннарның әзерлек сызыгына басуы аеруча мөһим. Бу эшкә бик җаваплы карап, актив катнашканнары бар. Ул хуҗалыкларның үсешендә дә чагылмый калмый. Быел да "Чишмә", "Тамыр", "Ташкын", "Наратлы", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, "Әнәк" агрофирмасы комбайннарны кабул итүгә җитди караганнар. "Нигез", "Нур", "Янаул", "Алга" хуҗалыкларының бер комбайны да чыкмавы, ә "Эконом" хуҗалыгының бер генә комбайны карауга чыгуы безне борчуга сала. Кайбер хуҗалыкларның чыккан комбайннары арасында тиешле әзерлектә булмаганнары да бар иде. Юкка гына икмәк - ил байлыгы димиләр. Әлеге мөһим кампания барышында һәр кеше үз урынын алырга тиештер.
- Быелгы уңышка фаразыгызны да беләсе килә иде.
- Яз башта әйбәт кенә килде. Дым запасы да җитәрлек иде. Ләкин май аеның салкын булуы, дым запасының югалуы, үсемлекләрнең тамыр системасының яхшы үсеш ала алмавы безне борчуга салган иде. Хәзер ул үз нәтиҗәсен күрсәтә. Июньдә яңгырларның булмавы иген басуларындагы хезмәтне бераз киметте. Көзге культуралар буенча уңышны булыр дип торабыз. Ә язгы культуралар буенча әйтүе авыр. Арпаның уңышы күренми, бодайныкын әле әйтеп булмый. Яңа гына баш чыгарып, формалашып килү чорында. Борчактан уңыш бераз күренә. Көткән уңышны алып булмастыр, ләкин район халкын, үзебезнең амбарларыбызны икмәк белән, терлекләрне азык, чәчүлек орлыклар белән тәэмин итеп булыр дигән өметебез бар. Район халкына да мөрәҗәгать итәм, кайдан печән әзерли аласыз - әзерләгез. Әгәр терлекләргә җитәрлек күләмдә азык әзерләнсә, кышны чыгу авыр булмас. Быелгы игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алырга язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: