Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КӨН КАДАГЫНДА-ТЕРЛЕКЧЕЛЕК: Хуҗалыкларда ветеринария җитәкчеләре "Юл картасы" төзи

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов «Саф» һәм «Таң» хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагы белән танышты.

Сыер, тана, бозау малларын үстерү, тәрбияләүдә яңа технологияләр кертү, 15 айга кадәр теше малларны каплату һәм терлекчелеккә яңа технологияләр кертү буенча сөйләшүләр алып барылды. Әлеге уңайдан белгечләр белән берлектә “Юл картасы” төзелде. 

Лейкозлы малларны бетерү дә хуҗалыклардагы эшчәнлектә төп максат.  
Бүген Актаныш районының “Башак” хуҗалыгында гына кан авырулы сыерлардан тулысынча арындылар.  Лейкозлы таналарны, бозауларны сәламәтләреннән аерырга, ПЦР тикшерүен һәрвакыт үткәреп торырга кирәк. 3 тапкыр тикшереп авыру юклыгы расланса гына сыерны сәламәт маллар янына кушарга рөхсәт ителә. 
Лейкозлы малларны ачык һавада тотмаска, ябык биналарда гына асрарга, бозау лейкоз авырулы булып туса, үстереп иткә озатырга кирәк. Лейкозлы сыерлар булган хуҗалыкларда карантин игълан ителә. Авыру сыерларның сөтен җитештерүчеләр түбән бәядән генә сатып ала. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов Россия авыл хуҗалыгы күзәтү вәкилләре белән һәр хуҗалыкта бу уңайдан аңлату эшләре алып барылуын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев