Актаныш

КӨН СУЛЫШЫ: Киләсе ел уңышын кайгыртып...

Чакмагышта игеннәрнең 50-60 центнер уңыш биргәннәре бар. Без алардан киммени?

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен ел әйләнәсе киеренке эш дисәк тә, ялгышмабыз. Урып-җыю эшләренең тулы куәтенә барганына сөенсәләр, инде киләсе ел уңышына нигез салу буенча да алга бурычлар билгеләп, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. 6 август көнне дә хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы семинар нәкъ шул максаттан чыгып оештырылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. 

Яхшы уңыш алыйм дисәң, иң беренче, яхшы орлык сайларга кирәклеген бөтен кеше дә белә. “Башак” хуҗалыгы исә районда яңа төр орлыкларны сынап карау буенча тәҗрибә участогы булып тора. Юкка гына семинар-киңәшмә нәкъ менә хуҗалыкның шул участогыннан башланып китмәде. Бирегә алар язгы бодайның 17 һәм арпаның берничә төрен чәчкәннәр. Әлеге культуралар инде өлгереп килә. Кайсының нинди уңыш бирәчәген дә күзалларга була. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров һәр төр культураның үзенчәлекләре, авыруларга бирешү, бирешмәве хакында бәйнә-бәйнә сөйләп китте. 

Бу урында Энгель Фәттахов күрше Башкортстан республикасының Чакмагыш районында белгечләр белән күреп кайткан иген культуралары, аларны игү алымнары хакында фикерләре белән уртаклашты.
– Аларда игеннәрнең 50-60 центнер уңыш биргәннәре бар. Без алардан киммени? – диде ул. Һәм көзге культураларга өстенлек бирергә кирәклегенә басым ясады. Чөнки елның нинди киләсен белеп булмый. Аларның чәчү мәйданнарын 18 мең гектарга җиткерү бурычы да куелды. “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге”федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров көзге бодайның “Хәзинә”, “Балкыш”, “Дарина”, “Казанская-560” төрләрен чәчкәндә отышлы булачагын әйтеп үтте. Районда көзге чәчү эшләре башкарылачак мәйданнарның 60 проценты эшкәртелгән инде.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның орлык өчен чәчелгән культура участокларын да карадылар. Көзге культураларны чәчү өчен эшкәртелгән җирләрне дә күздән кичерделәр. Алар җирләрне ял иттерү максатыннан 400 гектардан артык мәйданны седераль пар җиренә калдырган булганнар. Шул участокларны икенче катка эшкәртеп, көзге культураларны чәчүне планлаштыралар. 

– Көзге чәчүгә 17нче августларда керешергә дип планлаштырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хуҗин. 

Җир эшкәртүгә һәр хуҗалык үзенчә якын килә. Ничек кенә эшкәртелсә дә, иң мөһиме, анда чүп үләннәре һәм иген культурасы орлыклары коелып кире чыккан уҗымнар булмасын. “Нигез” хуҗалыгы җирне фән кушканча эшкәртүгә кире кайтырга булган. Ягъни алар игеннәрдән бушаган басуларны лущильник белән эшкәртеп чыгалар. Болай эшләгәндә салам вакланып җиргә керә. Һәм чыгасы чүп үләннәре дә бер-ике атнадан чыгып бетә. Соңыннан инде аны тиешенчә эшкәртеп, кирәкле культураны чәчәргә була. Бу алым чүп үләннәрен бетерү өчен иң отышлысы диләр. 

Сөйләшү ахырында Энгель Фәттахов 
йомгаклап, үзенең фикерләрен җиткерде. 
– Урып-җыю тулы көченә бара. Уңыш бер гектарга уртача 35-36 центнер чыга. Ләкин булганына канәгатьләнеп утырырга кирәкми. Киләсе ел уңышы өчен кайгырырга кирәк. Иң мөһиме, көзге культураларның мәйданнарын һич югы 50 процент тирәсенә җиткерү максаты куябыз. Яхшы, перспективалы орлыклар алып, аларны ашлама белән чәчү төп бурыч булып кала, – диде ул.

Энгель Фәттахов көзге чәчү өчен агрономнарны җаваплы итеп беркетергә кирәклегенә дә басым ясады.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: