Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Конкурентлы даирәдә кем тизрәк җайлаша, шул ота (фото, видео)

Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан комбайннар парадын үткәрү, иң яхшы әзерлекле хуҗалыкларны, комбайнчы-механизаторларны ачыклап, бүләкләү районыбызда иң матур традицияләрнең берсе. Быелгы комбайннар парадына «Әнәк» агрофирмасы зур әзерлек белән килгән хуҗалыкларның берсе булды. Карау вакытында корылыклы елда урып-җыюны оештыру турында агрофирманың җитәкче-белгеләренең фикерләре белән кызыксындык.

«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов урып-җыю компаниясен аграр тармак лидеры буларак беренче тапкыр каршылый. Яшь җитәкче, Ходай биргән икмәкнең бөртеген дә калдырмыйча, сыйфатлы итеп җыеп алу- безнең максатыбыз, ди:

 Максатыбыз- тонна артыннан, бункер артыннан куу, тизлек түгел. Хезмәтчәннәрнең мотивациясен дә шушы юнәлештә үзгәртәчәкбез. Урып-җыю эшләрен сыйфатлы башкарсыннар өчен зур бонуслар куярга җыенабыз.  

Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин да җитәкченең сүзен куәтли:

Быел урып-җыюга 22 комбайн чыгарга тиеш иде. Хәзерге вакытта 14 комбайн әзерлек сызыгына басты. Калганнары да бүген-иртәгә төзекләндереп бетерелә. Табигать шартларына карасак, 10-15 июль аралыгында урып-җыюга чыгачакбыз. Барысы 20 мең гектар мәйданнан игеннәрне суктырып аласы булачак. Сыйфатка нык игътибар бирәчәкбез. Белгәнебезчә, икмәк уңышы бәләкәйрәк. Чәчүләрне бик яхшы башкарып чыккан идек, уңышларны да матур итеп җыеп алырга язсын.  

 

- Быел икмәк җыйнап алу авырга туры килә, чөнки бөтен иген дә берьюлы өлгерде. Бер команда булып эшләп алырга кирәк. Агрофирманың җитәкчеләре дә, белгечләре дә басуда булачакбыз,-ди Фаил Газетдинов.

Алдагы елларда да корылыклы һава торышы күзәтелә калганда, агрофирма аңа ничек яраклашырга җыена, киләчәктә басу культураларын игүдә нинди үзгәрешләр кертергә уйлыйсыз?

 

Безнең Тукай районында да филиалыбыз бар- "Ворошилов" совхозында яңгыр яудыру машиналары белән басуларга су сибүне оештырдык. Бу технология бик кыйммәт, чыгымлы. Шуңа да карамастан, әлеге технологияне тулысынча үзләштергәннән соң,  Актаныш районындагы басуларга да кертергә уйлыйбыз. Табигатькә каршы барып булмый, без аңа җайлашып эшләргә тиеш. Конкурентлы даирәдә кем тизрәк җайлаша, шул ота, -диде Фаил Фәнис улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев