Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кош гриппы, дерматит, хәзер ящур- авыл хуҗалыгына куркыныч авырулар яный

Тукай районында кош гриппы белән авырган кош-кортны юк итүдә Актаныш районы ветеринария берләшмәсе егетләре дә катнашты. Берләшмә җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров район халкын бу куркыныч авырудан сак булырга чакыра.

                 Күршеләрдә фермер хуҗалыгында асралган 40 мең баш тәкәрлек яндырыла, барлык авырлыгы 170  килограммны тәшкил итә. Шәхси хуҗалыклардагы 1500 килограмм каз-тавык юк ителә. Хәзерге вакытта авыру булган урын 5 километр радиус тирәлектә  2 айга карантинга ябылды.
               Кош гриппына дучар булмас өчен барлык кош-кортларны ябык биналарда гына асрарга, керү-чыгу юллары һәрвакыт йогышсызландырып, дезинфекцияләнеп торырга тиеш. Районда андый үрнәк оешма бар- ”Фәрдиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында “Кош гриппы”ннан саклануның барлык кагыйдәләре төгәл үтәлә. 
                         Күчмә кошлар җылы якларга кышларга китсә дә, мондагы карга, күгәрчен кебек кошлар инфекцияне таратучылар булып тора. Шулай ук авыру кош һәм терлек азыгы аша да таралырга мөмкин.

 

                       Икенче афәт- нодуляр дерматит. Башкортстанның Баймак районындагы мөгезле эре терлекләр нодуляр дерматит белән авыруга дучар булып, карантин кертелде. Авыру терлекләр яндырыла, хуҗалыкка шактый зур икътисади чыгымны күтәрергә туры килә. Актаныш районында да нодуляр дерматит очраклары күзәтелгәне бар. Илнар Мирхахәниф улы  райондагы шәхси мал тотучыларга, хуҗалыкларга терлек сатып алганда кичекмәстән ветеринарлар белән киңәшергә кушты. Авыру йогышлы, хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә зыянлы. Карантинга ябылган территориядән сөт һәм ит продукциясе читкә чыгарылмый. 

          Казахстанда шушы көннәрдә тагын бер авыру- ящур авыруы барлыгы ачыкланды. 
Нәрсә соң ул ящур? Ул вирус китереп чыгара торган чир һәм әлеге вируслы чирне антибиотиклар белән генә дәвалап булмый.
         Яшь маллар бу вирус эләккәндә, тәүлек эчендә һәлак булалар. Олы маллар терелә, әмма аларның продуктлылыгы 20-30 процентка кими.
         Вирус белән зарарланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә авыруның кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал.
        Ящур- башка авырулар кебек үк икътисади яктан зур зыян сала торган афәт. Ул-терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, малларның авырлыгы кимүгә, үрчемгә зыян китерә Инфекцияне кертмәү чарасын күрү- профилактиканың иң ышанычлы юлы булып санала һәм моңа алдан ук әзерлек күрергә кирәк.

Реклама

Баш ветеринария идарәсенең кайнар линия телефоны: 8 (800) 20 140 32.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев