Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кошчылыкка да афәт яный- авыру эләксә барысын да яндыралар

“Кош гриппы” афәте быелгы көздә янә баш калкыта.

              Күрше Башкортстанның “Алтын каз” фабрикасында йөзәр меңләгән кош юк ителү алдында.  Төмән шәһәрендәге фабрикада 1,5 миллион баш тавык яндырылган, тагын 3 миллион тавык һәм аларның йомыркаларын яндырасылары бар. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов сөйләде.  Шуңа күрә шәхси хуҗалыклардагы кошларны, каз, тавык, үрдәкләрне тизрәк суеп суыткычларга урнаштырырга кушты ветеринария җитәкчесе. Кыш чыгасы кошларны исә сарай, оялардан чыгармаска кирәк. Нигездә, “Кош гриппы” вирусын таратучылар-  кыр үрдәкләре, кыр казлары. Әмма киекләр үзләре бу авыруны бөтенләй сизми дә. Әгәр киек кошлар йөзгән сулыкларга йорт кошлары керсә авыру шунда ук йога. Шулай ук карга, чәүкәләр дә авыру йөртүче була ала. Әлеге кошлар йөргән, бөртеклеләр ашаган урыннар шулай ук вируслы  санала.
          “Кош гриппы” табылган очракта кошлар йоклатып яндыру ысулы белән юк ителә. 5 километр радиустагы җирлек карантинга ябыла. Актаныш районында кошчылык белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр "Росельхознадзор" оешмасы белгечләре тарафыннан кисәтелде, тиз арада суеп сату, саклауга кую буенча таләпләр аңлатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев