Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш технология техникумының 90 студентына һөнәри белем турындагы дипломнар тапшырылды (+фото, +видеорепортаж)

              Бүген районыбызның киләчәген- туган җиребезнең язмышын кулларына алачак, киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләячәк егет-кызлар һөнәри белем турындагы дипломнарга ия булды. Яңа сулыш белән эшчәнлек алып баручы технология техникумында чыгарылыш кичәсе узды.

                  Районыбызда гына түгел, республикада технология техникумының дәрәҗәсе зур. Беренчедән, уку йортының матди-техник базасы башкала уку йортларын кызыктырырлык. Икенчедән, төрле юнәлештәге югары уку йортлары белән элемтә булдырылган. Техникумны тәмамлаучылар турыдан-туры югары уку йортына кереп белем ала ала. Быел 90 чыгарылыш студентының 31-е  әлеге мөмкинлектән файдаланачак.

        Техникум коллективы бүген 6 юнәлеш буенча яшь белгечләрне олы тормыш юлына озатты:  "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" бүлеген 22 , кондитерлыкны 6, икътисад һәм хисапчылыкны 10 студент тәмамласа, тракторчы-машинист һөнәре буенча 15 студент кулларына документ алды. Шулай ук "Җәмәгать туклануы продукциясе технологы" белгечлегенә дә укучылар елдан ел арта, быел 10 егет һәм кыз бу юнәлештә укып чыккан. "Авыл хуҗалыгын электрлаштыру" белегечлеге буенча 9 студент белем һәм осталык серләренә төшенгән. Читтән торып уку мөмкинлеге дә бар, бу уку елында хисапчылык курсларын 11 студент үткән. 

                Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова район тормышында актив катнашкан чыгарылыш курсы студентларына, аларның әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде, активистларга чәчәк гөлләмәләре, рәхмәт хатлары тапшырды.

Техникумны тәмамлаучы егетләр илебез алдындагы изге бурыч-  хәрби хезмәтне дә намуслы уза. Ленар Әскәров, мәсәлән, соңгы имтиханын тапшыру белән армия сафларына алынган, бүген ул Воронеждан курсташларына, укытучыларына сәлам юллый. Ә аның кызыл дипломын әнисе Лүзия ханымга тапшырдылар.

           Район җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш студентларын район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев котлады, алдынгы остазларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

           Күңелне сөендергәне- техникум студентлары гамәли практика узган хуҗалыклардан уку йортына бары рәхмәт сүзләре генә килеп ирешә. Иртә таңнан машина-трактор руле артына утырган егетләр туган авылы кырларында язгы чәчүдә катнаша, урып-җыюда да ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев  авыл хуҗалыгы тармагы белән язмышларын бәйләячәк егетләргә-кызларга уңышлар теләде. Хөкүмәтебез тарафыннан аграр тармакка эшкә килгән яшьләргә күрсәтелүче ярдәмнәр турында аңлатты:

 Техникум тәмамлап авыл хуҗалыгына кайткан яшьләргә бер тапкыр 150 мең, ай саен хезмәт хакына өстәп 7500 сум акча бирелә. Югары уку йортына керүчеләргә юллама бирәбез. Максатчан укырга керүчеләргә ай саен пособие түләнә. Укып бетереп кайтканнан соң 300 мең сум күләмендә бер тапкыр ярдәм күрсәтелә. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр районыбызның киләчәген билгели. Алар гаиләләр төзеп, матур итеп яшәгәндә районыбыз яшәячәк, яшәрәчәк,- диде Нәфис Әзһәм улы. 

                           "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев студентларны агрофирмага эшкә чакырды. Агрофирмада хезмәт шартлары элеккеге чорлар белән чагыштыра да торган түгел. "Комбайнда галстук тагып йөрмәле", дип бәяли аны Фарис Гаяз улы.

Шулай ук агрофирма яшь хезмәтчәннәргә башка  өстәмәләр белән ярдәм итә. Бүгенге бәйрәмгә дә җитәкче буш кул белән килмәгән, агрофирмада гамәли күнекмәләр узган Асаф Фәрхетдинов, Ленар Рәшитов, Алик Корбановка акчалата бүләкләр тапшырды. 

             Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова исә соңгы елларда технология техникумында тәртип-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Бер генә студентның да төрле комиссияләрдә тикшергәнебез, алар өчен кызарганыбыз юк, алга таба да шулай булсын, диде районның баш педагогы.

                         Бәйрәм бүләкләргә, чәчәк гөлләмәләренә бай булды, рәхмәт сүзләре мулдан яңгырады. Укытучылар, лаеклы ялдагы остазлар, әти-әниләр барысы да әлеге бәйрәмнең кунаклары булып, рәхәтләнеп ял итте. Балаларның уңышлары, тырышлыгы, тәүфигы һәркемгә бәхет-сәгадәт булып әйләнеп кайтты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев