Актаныш

Кояш кына түгел, хезмәт уңышлары да күңелне җылыта

Бу көннәрдә һәр хатын-кызның күңелендә бәйрәм рухы өстенлек итәдер. Ә менә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар аны үзләренең хезмәт постында каршылый. Елның 365 көнен сөтбикәләре янында үткәрүче "Нур" хуҗалыгының Шәрип фермасы савымчысы Гөлфинә Сафина белән бәйрәм алдыннан күрешеп, хис-тойгылары, эшчәнлеге белән танышып кайттык. Кичке савымга әле берникадәр вакыт бар иде....

Бу көннәрдә һәр хатын-кызның күңелендә бәйрәм рухы өстенлек итәдер. Ә менә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар аны үзләренең хезмәт постында каршылый. Елның 365 көнен сөтбикәләре янында үткәрүче "Нур" хуҗалыгының Шәрип фермасы савымчысы Гөлфинә Сафина белән бәйрәм алдыннан күрешеп, хис-тойгылары, эшчәнлеге белән танышып кайттык.
Кичке савымга әле берникадәр вакыт бар иде. Шуңынчы өендәге эшләрен төгәлләп, балалары кайтуга камыр ризыклары әзерләп йөргән вакытына туры килдек без.
... Гөлфинә - тумышы белән Күҗәкә авылы кызы. Файл белән Сәүдиянең яраткан, төпчык кызлары ул. Апа, абыйлары да үзен бик яраталар. Шулай булса да, иркә кашык булып үсми. Гомер буе фермада бозау караучы булып эшләүче әнисе аны үзен белә башлаганнан бирле эшенә ияртеп йөри. Шул рәвешле хезмәт тәрбиясе белән үсә Гөлфинә.
- Әни нигәдер гел мине ияртеп йөртте. Үзем дә шул фермага барырга, бозауларны карашырга ярата идем, - дип искә ала балачак елларын әңгәмәдәшем.
Гөлфинә 7 сыйныфта укыган вакытта әнисенең аягы кайнар суга яна. Нәтиҗәдә эшенә дә бара алмый. Аның карамагындагы
бозауларны тәрбияләргә кеше калмый. Шуннан ферма мөдире мәктәп директорыннан Гөлфинәне бозауларны карап торырга сорый.
- Әни эшкә чыкканчы үзем шул бозауларны тәрбияләдем. Ул вакытта парда чәй кайнатыш, аш пешереш, бозауларга башак биреш иде. Хәзер шуларны уйлыйм да, ничек эшләдем икән дим.
Әнисе кабат эшкә чыккач та яраткан хезмәтен читкә куймый, гел фермага бара ул. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, аны дус кызы Фидәлия Шәрип авылындагы балалар бакчасына пешекче, кече тәрбияче итеп эшкә алып килә. 1989-1995 елларда биредә эшли Гөлфинә. Балалар бакчасы ябылгач, колхозга эшкә чыга. Башта төрле эштә эшли. Аннан алмаш савымчы булып йөри. Шуннан үзенә аерым төркем бирәләр. Инде аңа да 20 елдан артык вакыт үткән. Шул көннән башлап, Гөлфинә бер генә көнен дә калдырмыйча фермага эшкә килә. Эш көне иртәнге дүртенче яртыда башлана аның.
- Хезмәтемне шул тикле яратып башкарам. Иртән торуларның авырлыгы да, эше күплек тә куркытмый. Эшемнең нәтиҗәсен күргәч, аеруча күңелле, - ди алдынгы савымчы.
Бүгенге көндә аның карамагында 52 сыер бар. Шулардан көнгә 570-580 килограмм сөт савып ала ул. Шәрип фермасында 6 савымчы эшли. Шуның берсе - Гөлфинәнең бертуган апасы Фаягөл.
- Ике туган бер авылда яшәгәч бик рәхәт. Барлык шатлыкларыбыз да, борчу-мәшәкатьләр дә уртак, - ди Фаягөл. - Өстәвенә бергә эшләгәч аеруча җиңел. Беребез җитешә алмаганда икенчебез аның да эшен эшли тора. Бергә киңәш-табыш итәргә дә уңайлы. Гөлфинәнең эш тәҗрибәсе күбрәк. Шуңа мин аңа күбрәк мөрәҗәгать итәм. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләргә язсын.
Уңган савымчының хезмәт нәтиҗәләре чыннан да куандырырлык. Узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән
бүләкләнә. Быел исә Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелә.
Әлеге авылга эшкә генә килгәндә, бәлки ул үзенең калган язмышын Шәрип белән бәйле булыр дип уйламагандыр да. Әмма шушы авыл егете Илфар Сафин белән танышканнан соң, фикере үзгәрә аның. 1992 елда гаилә корып, ике улларына гомер бүләк итәләр. Илфары да хуҗалыкта хезмәт куя. Ике улларын да тәртипле, акыллы итеп тәрбияли Сафиннар. Икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайтып, хәзер инде эшлиләр. Илфат - Түбән Камада, Ришатлары - Чаллыда. Әниләре әйтмешли, үз көннәрен үзләре күрә. Хуҗалыкта гына түгел, үзләренең ихатасында да тик тормый алар. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар.
- Әле менә 2017 елгы эш нәтиҗәләре буенча хуҗалыктан бер бозау бирделәр. Өйдәгеләренә иптәш өстәлде, - дип елмая Гөлфинә.
- Шушы кадәр мал-туар асрарга, хуҗалыкта та эшләргә ничек җитешәсез? - дим.
- Илфар булыша. Тормышны бергәләп тартсаң гына алга бара бит. Без дә бер-беребезне аңлап яшибез, - ди уңган ханым.
Гөлфинәгә киләчәктә дә хезмәт уңышлары юлдаш булсын. Авыр, әмма мактаулы хезмәтендә сабырлык, сөтбикәләреннән тагын да күбрәк продукция җитештерүен телибез.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: