Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КҮПЛӘРНЕ БОРЧЫГАН ТЕМАГА АЧЫКЛЫК КЕРТТЕК: Пай җирләре түләүле – күпме икән күләме?

Актаныш районындагы хуҗалыклар милекчеләрнең пай җирләреннән файдаланган өчен 35 млн 349 мең сум аренда бәясе түләргә тиеш килеп чыга. Ә чынлыкта бу юнәлештәге вәзгыять нинди соң? Халык үзенә тиешле аренда хакын алуга ирешкәнме?

Бүгенге көндә район хуҗалыклары файдаланган җирләрнең 47 131 гектары – пайчыларныкы. Ягъни райондашларыбыз үз җирләрен юридик зат булып формалашкан җәмгыятьләргә тапшырган.

Нигездә, милекчеләр белән хуҗалыклар арасында коллектив килешүләр төзелгән. Актаныш районында шәхси пай гектарлары да төрлечә, кемдер 2,3 гектарга хуҗа булса, җир мәйданнары күбрәк булган җирлекләрдә 3-4 гектарга тәңгәл пай җирләре дә бар. 


Пайчы үз милкен хуҗалыкка тапшырган икән, җәмгыять белән ике арада өч елдан кырык тугыз елга кадәр килешү төзелә. Ел саен әлеге килешү яңартылып, гомуми җыелышларда аңа өстәмәләр кертү мөмкинлеге каралган. Нәкъ менә шушы килешү нигезендә җирне арендага алучы милекчегә аренда түләве бирергә бурычлы. Шунысы мөһим, ике яклы килешүдә аренда бәясе анык итеп язылган булу шарт. Ул  акчалата яки натуралата (ашлык, икмәк, печән) һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләр формасында түләнә (бакча сукалау, су кертү һ.б.) ала. Килешүдә түләү сроклары да күрсәтелергә тиеш. 


Түләүгә килгәндә, соңгы елларда ул гектарына уртача 710 сумны тәшкил иткән. Дөрес, ел саен түләү суммасын арттырып баручы рекордчылар да бар. Исәп-хисап, гадәттә, урып-җыю беткәч ясала. Бу октябрь башыннан – декабрьгә кадәр булган ара. 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, рекомендация рәвешендә, пай җиренең бер гектары өчен түләүне  750 сумнан да ким куймаска тәкъдим итте. Әлеге рекомендациядән чыгып исәпләгәндә, Актаныш районындагы хуҗалыклар милекчеләрнең пай җирләреннән файдаланган өчен 35 млн 349 мең сум аренда бәясе түләргә тиеш килеп чыга. Ә чынлыкта бу юнәлештәге вәзгыять нинди соң? Халык үзенә тиешле аренда хакын алуга ирешкәнме?


Елның  ахырына якынлашуы реаль суммаларны исәпләүгә тулы мөмкинлек бирә. Басу-кырлардан иген җыйнап алынган –  исәп-хисап ясарга моннан да кулай вакыт була алмый.  


Актаныш районы җәмгыятьләре пайчыларны түләү ягыннан ким-хур итә дияргә тел әйләнми.  Һәрберсе мөмкинлегеннән чыгып аренда бәясен түли. Арада акчалата да, натуралата да хисап ясаучылар бар. Шулай да районда түләүнең иң саллы өлеше икмәкләтә башкарыла. “Актаныш”, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмалары, “Башак”, “Нигез”, “Чишмә”, “Чәчер” хуҗалыклары бу юнәлештә лидерлар, алар милекчеләрнең бер пай җире өчен дүрт центнер икмәк бирергә сәләтле. Быел ”Ташкын”, “Саф”, “Наратлы”, “Эконом”, “Таң”, “Тамыр”, “Алга” җәмгыятьләре исәп-хисапны өч центнердан ясаган. 


Бу нисбәттән без милекчеләрнең үзләре белән дә элемтәгә чыгып, аларның түләү шартларыннан  канәгать булу-булмаулары белән кызыксындык. 


Иң гаҗәпләндергәне, кайбер райондашларыбыз үз җирләрен файдалануга тапшыру бәрабәренә нинди табышка ия булуларын тәгаен әйтә дә алмады. “Кем төгәлен белешеп торган инде, күпме бирделәр – шуны алдык”, – дип җаваплады андыйлар. Берәүләр һич икенләмичә берничә еллык хисапны әйтеп салды – болары инде кергән белән чыкканның бер түгел икәнен чамалаучылар. Җавап бирүчеләрнең берничәсе үз җирләрен үзләре эшкәртә булып чыкты. Билгеле, техникаң булып, мондый эшне үзең башкарып чыгасың икән, табышы да, югалтуларың да үзеңнеке генә була. Әмма шушы урында бер искәртмә кертәсе килә: әгәр дә милекче үз җирләрен аерып ала икән, ул аларны тиешенчә эшкәртергә дә бурычлы. Ягъни гектарлар чүп үләне үстереп яту мәйданына әверелергә тиеш түгел. 


Элемтәгә кергән һәркемгә “Сез канәгатьме соң мондый хисап ясауга?” дип сорамый кала алмадык. 6-8 капчык икмәк алу бәхетенә ия пайчылар, билгеле, вәзгыятькә риза. 2 центнер алучылар да хуҗалык рәисләрен сүгәргә алынмады. “Карап, эшкәртеп торалар. Бездән берни дә таләп итүче юк. Өстәвенә ел саен икмәк өләшәләр, булганына шөкер итәбез”, – ди алар.  


 Беренче карашка, җир дә эшкәртелә, түләү дә башкарыла – ике як та канәгать булырга тиеш кебек. Әмма гектарга  750 сум түләү тәкъдименә әйләнеп кайтсак, район хуҗалыклары пайчыларга 3 млн. 463 мең сумлык әҗәттә калганлыгы мәгълүм була. 


Мисал өчен “Нур” ҖЧҖ  милекчеләрнең 1750 гектар пай җирен арендалап тора. Хуҗалык аларга аренда түләвенең 1млн 6 сумын ашлык, икмәк белән түләгән булса, 53 меңенә печән биргән, 7000 сумны акчалата кайтарган. Бу – “Нур” үз пайчыларын  бер гектарга уртача 609 сум белән бәхилләгән дигән сүз. Ягъни ул бер милекчегә якынча 140 сум бурычлы булып калган. 


Гомуми аренда бәясен исәпләсәк, Актаныш районы бер пайчыга гектарыннан уртача 677 сумнан исәп ясаган. Хуҗалыклап карасак, “Нигез”, “Башак” җәмгыятьләре,  “Актаныш” агрофирмасы республика тәкъдимен үти алган.  “Чишмә” агрофирмасы белән “Чишмә” хуҗалыгы исә пай җирләрен файдаланган өчен түләү юнәлешендә үрнәк күрсәтүчеләр. Алар  милекчеләргә бер пай җире өчен 834 сумнан исәп ясаган. “Ташкын”да бу сумма 757гә тәңгәл. 


Республика тәкъдимен үтәмәүчеләр исемлеген СПСК “Агыйдел”, “Чәчер”, “Чиялек”, “Саф”, “Наратлы”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалык, “Эконом”, “Таң”, “Алга” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы тулыландырган. Исәп-хисапны алар, бер караганда, дөрес тә ясаган. Әмма килешүдә күрсәтелгән башка төр хезмәтләр формаларын әлеге хуҗалыклар теркәп бармау нәтиҗәсендә шушы хәл килеп туган. Ягъни пай түләвен китереп бирү, алып кайту, бакча эшкәртү кебек хезмәтләр хуҗалык бюджетыннан башкарылса да, аларга, килешүгә нигезләнеп, санау башкарылмаган. 


Пай җирләре буенча килеп туган вәзгыятьне район башлыгы Э.Н. Фәттахов  шәхсән үз контроленә алды. Бүген ул җәмгыять җитәкчеләре алдына 2018  ел төгәлләнгәнче милекчеләргә булган бурычларны кайтарып бетерү максатын куя. Хуҗалыклар ситуациядән йөз аклыкларын саклап чыгар дигән ныклы ышаныч бар. 


Быелгы сабак исә хуҗалыклар белән пайчылар арасында киеренке хәл тудырырга тиеш түгел. Киресенчә, ел башыннан, килешүләр яңартылганда, шушы өлешләргә тагын да ныграк игътибар юнәлтү зарур. Ни генә дисәк тә, бер кул белән биргәч, икенче кул түләү көтеп тора – базар мөнәсәбәтләре шуңа нигезләнгән. 


Шулай да авылда яшәүчеләр арасында кайчандыр үз җирен арендага биреп,  тыныч кына көн итүчеләр дә юк түгел. Андыйлар  үзләренең “яшел кәгазьгә” хокуклы булуын белә һәм вәссәлам! “Пай җире” өчен ни китереп бирәләр, шуңа риза. Сорап йөри дә алмый, кемгә барып сорыйсын да белми. Нәтиҗәдә, дистә ел элек мал-туарын бетерсә дә, пай җире өчен биргән печәнен черетеп ятарга мәҗбүр. Ә бит пай җире өчен нәрсә алып буласын әби-бабайларга авыл җирлеге рәисләре һәм хуҗалык җитәкчеләре аңлатырга тиеш. Мондый очраклар килеп чыккан икән, бу – җитәкчеләрнең эшләп бетермәве дигән сүз. Киләчәктә бу юнәлештә эзлекле, оешкан эш алып барылсын иде. Максат бит гаеплене эзләү түгел, ә ике якны да канәгатьләндерү. 
 

Һәр хуҗалыкларның пайчыларга ясаган исәп-хисабы күрсәтелгән таблица "Актаныш таңнары" газетасының 14 декабрь, җомга санында дөнья күрәчәк. Укыгыз, анализлагыз, санап карагыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев