Актаныш

КӘРӘЗЛӘРДӘ БАЛ ТУЛГАН:АЕРТЫРГА ДА ВАКЫТ!

Июль. Атнадан артык вакыт үтүгә үк бәләкәй рамнардагы кәрәзләр бал белән тулган иде. Тик мичәтләү эше генә бераз акрынрак бара кебек. Без һәр кәрәзнең 80-90 процентында ячейкалардагы бал сыланмыйча аерта башламыйбыз. Зур рамнар да тулган диярлек. Бал аерткыч алдан ук корылган, өтергеләр, башка төрле эш кораллары күптән үк әзерләнгән. Эш өстәлебез җыештырылып, урнаштырылган.

                                               Кайсы умартаны карый башларга икәнен әйтсәң, шул җиткән. Зур тартманы арбага утыртып, караласы умарта янына килеп тә җиткән. Өстендә умарта караганда кия торган киеме, быел гына сатып алынган яңа битлек үзенә килешеп тора. Төтәсләгечне бик тиз кабыза ул. Без аңа тал череге, сыер тизәкләре һәм агач төпләрендә үскән сукыр мәшкәләрне ягабыз. «Пчеловодство»  журналының бер санында менә шундыйрак ягулыкларны кулланырга  кирәклеге турында тәкъдим итеп язганнар иде.  Без үзебез дә шундыйрак материал – исен кортлар  җиңелрәк кичерердәй ягулыкны  элекке еллардан ук төтәсләгечкә сала торган идек. 

                                                    Кайберәүләр леток тишеге янында йөргән кортларга әз генә төтен бирәләр. Бу, «без килеп җиттек, хәзер умартаны ачып, рамнарны карый башлыйбыз» дип, кортларны кисәтеп кую була, диләр. Язмаларга караганда, төтенне сизгән кортлар килүчене чагарга түгел, бәлки савытларына  запас азык төяп чыгып китәргә әзерләнә. Бу инстинкт борыннан аларның хәтерендә калган дип фараз ителә. Моннан бик күп вакытлар элек бал кортлары яшәгән урманнарда зур янгын булгандыр. Менә шул вакытта күп кенә җан ияләре  һәлак булган. Әнә шул вакыйгадан соң кортлар төтен исен сизүгә, запас алып,  кая булса да чыгарга, китәргә юлга әзерләнә булырга тиеш. Бу интуиция аларда гасырлар буена саклана. Монысын кортларны өйрәнгән кешеләр сөйлидер. Шунсы хак, кайбер башка язмаларда да андый фикерләр  очрый.

                                                   Умарта карау  үзе бер осталыкны таләп итә. Безнең усал кортларны да, тынычракларын да күргән бар. Нинди җан иясенең үзенә җыйган азыгын кешегә ансат кына итеп бирәсе килсен инде? Ул ничек тә оядагы запасын сакларга тырыша. Бал кортлары да шулайдыр. 


                                               Гадәттә, умарталарны  кичке якта, көндезге сәгать дүрт-бишләр тирәсендәрәк карый башлыйбыз. Бу вакытта эштән арып-талып кайткан кортлар беркадәр тынычлана башлый. Ул хакта да әйткәләдек инде.

                                                   Капкачны ашыкмыйча гына  күтәреп, кырые белән җиргә куябыз да мендәрне алабыз. Рамнар өстендәге чүпрәкнең сул ягыннан бер-ике  рам күренерлек кенә итеп ачабыз. Әлегә шулай да җитә. Табыш мул чакта кортларга төтен әллә ни күп бирмәсәң дә була. Алар артык ачуланып чакмыйлар. Рамнарны күтәргәндә, төшергәндә ашыгып яки каушап үтермәсәң, яисә кысып имгәтмәсәң, бөтенләй чакмаска мөмкин. Аларга да тынычлык кирәк.

                                                   Тәүләп  бәләкәй рамлы магазиннарны карыйбыз. Чөнки кортлар аларны  бал белән тизрәк тутыручан. Ә инде ике катлы умарталарның магазиннарына куелган зур рамнарга чират соңрак тия. Зур рамнарны ни өчен соңрак карауның сере шунда, бәләкәй рамнардагы кәрәзләр бал белән тулып ябылганда, зурларында алай  тиз арада  бөтенләй  тулып бетмәгән була әле. Тагын да берничә көн үткәч кенә аларга күз салырга мөмкин. Дөрес, көчле семьялар табыш кайтаруда алардан әллә ни соңга калмый. Бәләкәй рамлы магазиннардан, табыш мул елларда сезонга дүрт-биш мәртәбә аертканда, зурлардан да  ике - өч тапкыр сыйфатлы бал алган чаклар еш булды. Бу безнең йорт яныбыздагы бакчада асралган умарталарга кагылышлы сөйләнелде. Басуларга илтеп, бал табышы мул булырдай участокларга урнаштырылган җирләрдә тагын та әйбәтрәк җыялардыр. Анысын әле сөйләп тормыйбыз. Алда бу хакта кирәк киңәшләребезне әйтми калдырмабыз, тәҗрибәне яшерү яхшы түгел.
*      *      *
    
                                                Рамнардагы кәрәзләрнең ике ягындагы ячейкалар да бал белән тулып, 80-90 проценты мичәтләнгән очракта гына аертырга алабыз. Өсте сыланган бал яхшы өлгергән һәм сыйфатлы була. Магазиндагы барлык кәрәзләрнең дә балы өлгереп беткәненә ышангач кына рамнарны   алып, тартмага урнаштырабыз.


                                                      Шуны алдан ук әйтеп китәргә кирәк, без магазиннарга,  баллы рамнары алынган урынга үстерелгән кәрәзле запас рамнарны  куя барабыз. Бу инде балын аертып, кәрәзләрне кире китергәнче кортлар  тик тормасын өчен шулай эшләнә. Андый магазиннарга кәрәзләрне без алдан ук, бал сезоны башланганчы әзерлибез. Мондый бәләкәй рамнар өч-дүрт магазинга, ә инде әзерләнгән зурлары  икегә җитәрлек була. Баллы рамнардан аска төшәргә өлгермәгән кортларны ике яклап каз яки үрдәк канаты чылгые белән түбән төшереп бетерәбез дә тартмага урнаштыра барабыз. Безнең бер тартмага ике рәт бәләкәй рамнар урнаштырырга була. Шулай эшләнгән. Йөртергә бик уңайлы ул. Кирәк чакларда зур рамнар урнаштырырга да мөмкин.


                                                   Эшне озакка сузмыйча, икенче умарта магазиныннан да өлгергән баллы рамнарны алып, запастагы буш кәрәзле рамнар шунда ук бирелә бара. Төн чыкканчы кортлар буш кәрәзләрнең ячейкаларын тиз төзәтеп, тазартып яңа табыш кайтарырга әзерләп бетерәләр. Иртүк тагын нектар эзләп китәләр. Әйбәт көнне бал кортларының вакыты савытларын әзерләп әрәмгә үтми. Файдалы эшкә китә.
*      *      *
Кич җиткәч, бал кортларының эштән кайтуы тукталганда, без тынычлап кына, артык ашыкмыйча,  кәрәзләрдәге өлгергән балны аерткычта суырта башлыйбыз. Ераклардан табыш эзләп йөрергә «иренгән» бал кортлары да, сары шөпшәләр дә, көндез тынгылык бирмәгән  чебеннәр дә бу вакыт  безне бимазалап очмыйлар, бал урлашырга да килеп йөрмиләр. Рәхәтләнеп эшлә дә эшлә генә. Төнге һавада эшләве үзе бер ләззәтлек бирә.


                                                   Рамнарны урнаштырып беткәч тә чүпрәк әйбәтләп ябыла. Аның өстенә мендәр куела. Бу эшләрне дә без бик ашыгып, аннан-моннан гына башкарып китмибез. Һәр нәрсәнең үз тәртибе була. Капкачны яхшылап ябабыз да, яңадан ничек каплануын тикшереп чыгабыз. Бал исенә чит кортлар килеп   йөрмәсен. Яңгыр явып, эчкә су үтмәсен, көя күбәләкләре  кермәсен.  
Магазиннары каралган умарталар янында җирдә баллы әйберләр калмый. Баллы рамнарны аертырга әзерләнәсең икән, төтәсләгечеңдәге утны сүндерү онытылмый. Эссе көннәрдә,  төтәсләгечне сүндермичә калдырып, зур янгын чыккан очраклар турында да сөйләгәннәрне ишеткәнебез бар.
Вакыт күп. Көннәр яхшы тора. Зур тартмаларга тагын бер умартаның магазинындагы баллы рамнар сыярлык. Күрше умартаның бәләкәй магазинында эш башлана. Аннан да бал белән тулып, мичәтләнгән кәрәзле рамнар  алына.
 Бал аерту эше дә шактый гына хезмәт таләп итә. Андый эшләребез җыйнак кына итеп ясалган, корт кермәслек махсус өйдә, борынгылар әйтмешли, келәт кебек ишек, тәрәзәле урында башкарыла. Рамнарны тартмалардан алып өстәлдәге калай подноста (аның стенасы ярарлык биек кенә)  прополистан һәм балавыздан тазарта да, кәрәзләрнең мичәтләрен ача башлый. Ул мичәтле балны салырга бер савыт, прополисны җыя барырга икенчене булдырган.  Элегрәк елларда ябылганны ачканда  үткер генә ике пычак алып, савыттагы кайнар суга тыгып тордылар. Хәзер исә умартачылык буенча магазинда кул белән  тотмалы итеп ясалган берничә тешле сәнәк сыман әйберләр сатыла. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: