Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кукуруз булса, сөте дә булыр

"Башак" хуҗалыгында язгы кыр эшлэре дәвам итә

Районыбыз игенчеләре чәчүнең экватор сызыгын узып, әкренләп финишка таба атлый башлады. Кайбер хуҗалыкларда инде чәчү төгәлләнү алдында. “Башак” хуҗалыгы да шушы көннәрдә бөртеклеләрне чәчүне төгәлләү алдында.

Бөртекле культураларны чәчүдә дүрт агрегат эшли. Игенче-механизаторлар көче белән 720 гектарда арпа, 1500 гектардан артык мәйданда бодай, 250 гектар борчак, 100 гектар солы , 500 гектарга якын катнаш азык, 100 гектарга якын берьеллык үлән орлыклары инде җир куенына иңдерелгән. Аларның 250 гектар күләмендә рапс кына чәчәселәре калып бара. Анысын да озакка сузмаска планлаштыралар.

Әлеге хуҗалык орлыклар белән эшләү буенча да үрнәк булып тора. Быел да алар бодайның Екатерина һәм Тулайковская Надежда, арпаның Память Чепелева сортларын сынау участокларына чәчкәннәр.

Туклыклылыгы ягыннан гына түгел, малның сәламәтлеге өчен дә файдалы, җиңел эшкәртелә торган культура саналган кукурузны быел 450 гектарда чәчәргә уйлыйлар. Аның 300 гектары силос өчен, 150 гектарын бөртеккә, диделәр.

-Бөртек өчен Рост-194 дигән төрен чәчәбез. Әлеге хуҗалыкта бу беренче елын гына игелә. Чәчү вакытында туфракның өлгергән булуына, технологияләрнең төгәл үтәлешенә игътибар итәбез. Рәт арасын 70 сантиметр калдырып чәчәбез. Бер метрга 5-6 орлык төшә. Орлыклар барысы да агуланган, -ди хуҗалыкның баш агрономы Финус Миңнуллин.

Алдан җирне К-700 тракторы белән Илһам Мирзаһитов культивацияли. Дәнил Хәйдәров МТЗ-1221 тракторында каспардо агрегаты белән орлыкларны җиргә иңдерә. Аның артыннан Инзир Миңнәхмәтов МТЗ-82 тракторы белән тырмалый. Рәмис Мөхәммәтдинов исә МТЗ-1221 тракторында җирне катоклый. Күпме чыгымнар тотылган, көч түгеп башкарылган хезмәтне, кайбер гади генә технологияләрне үтәмичә калдырып, куркыныч астына куярга ярамавын алар яхшы аңлый.

-Кукуруз чәчүдә 12 ел катнашам инде. Каспардо агрегаты белән быел бишенче сезон эшлим. Кукурузны 2 май көнне чәчә башладык. Бөртек өчен каралган 150 гектарның 100 гектарын чәчтек инде. Быел бөртеккә мәйданнар узган елга караганда шактый артык. Орлыкларны бер гектарга бер центнер исәбеннән катлаулы ашлама кушып 8 сантиметр тирәнлектә чәчәбез. Көнгә 35 гектар чәчү нормасы куелган. Әмма без аны ике норма итеп үтәргә тырышабыз, -ди Дәнил Хәйдәров.

Басуга орлыкларны, ашламаны КамАЗ машинасы белән Элвир Насыйпов ташый, ә агрегатка аларны Дәнил абыйның игезәк сыңары Фәнил Хәйдәров салып тора.

-1986 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куябыз. Язын шушылай чәчүдә, аннан терлек азыгы әзерләүдә, көзен урып-җыюда катнашабыз. Эш шартлары яхшы. Безгә бушлай тукландыру да оештырылды. Анысы өчен дә рәхмәт. Исән-сау чәчүләрне башкарып чыгарга язсын, -ди ул.

Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 7ләргә, 8ләргә тикле басуларны иңләсәләр дә, механизаторларның күңелләре күтәренке. Чөнки тиздән бу басулар ямь-яшел булып күзне иркәләячәк. Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев