Актаныш

Кулларың эшләсә, иңнәрең күтәрер!

Әле кайчан гына яңа елга аяк баскан идек. Инде февральнең яртысы да үтеп китте. Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. Гыйнвар - терлекчелектән мул продукция алу чоры....

Әле кайчан гына яңа елга аяк баскан идек. Инде февральнең яртысы да үтеп китте. Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.

Гыйнвар - терлекчелектән мул продукция алу чоры. Бу көзге пычрак та, шулай ук язгы юеш вакыт та түгел. Шулай булса да, Дәниф Харисовның тәфсилле чыгышында китерелгән саннар арасында уйландырганнары да бар.

1 февральгә район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технологик техникумны да кертеп, 33970 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 32737 башны тәшкил итеп, быелның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 177 башка артык. Әлеге артыклыкка "Ташкын" (+81), "Таң" (+19) хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы (+126) саллы өлеш керткән. Тик "Тамыр"(-5), "Нигез"(-5), "Чиялек" (-2), "Алга" (-33) хуҗалыкларында, СПСК "Агыйдел"дә (-30) малларның баш саннары, киресенчә, кимегән. Терлекләрнең баш саннарын күпләп киметкән хуҗалык җитәкчеләренә Фаил Камаев тарафыннан шактый гына шелтә сүзләрен ишетергә туры килде.

Терлекләрнең кеременә һәм чыгымына анализ ясап караганда, гыйнвар аенда 1272 баш бозау алынып, 57сенең үлеменә юл куелган. Шулай ук тиешле авырлыклары җитмәгән терлекләрне реализациягә җибәрү дә хуҗалыкларның әлеге юнәлештә эшләп бетермәүләрен күрсәтә.

Терлек торакларына дезинфекция ясалырга тиешлеген бер генә мал табибы да исеннән чыгармаска тиеш. Моңа Дәниф Харисов та кат-кат басым ясады.

- Район ветеринария берләшмәсе тарафыннан буаз, ташланган, бозаулаган сыерлар һәм яңа туган бозаулар белән ничек эшләргә, аларга нинди вакцина ясарга, нинди витаминнар бирергә
кирәклеге бердәм схема белән тәкъдим ителергә тиеш, - дип ассызыклады Фаил Камаев.

Теләсә нинди очракка әзер булырлык итеп, ветеринария берләшмәсенә препаратлар, дарулар кайтарту мәсьәләсен дә хәл итәргә кушты җитәкчелек.

Гыйнвар аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 31 баш сыер артыграк, ә таналар, киресенчә, 8 башка әзрәк каплатылган.

Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча җитешсезлекләр шактый. 2015 елның ноябрь аенда район буенча 1040 баш МЭТ бозауласа, быелның гыйнвар аенда шуларның 943е каплатылган. 97 баш мал каплатылмыйча калган. Андыйларның саны аеруча "Тамыр" (-20), "Алга" (-35), Нур Баян исемендәге(-31) хуҗалыкларда күп.

Гыйнвар аенда хуҗалыкларда 41699 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 1709 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 38875 центнеры дәүләткә сатылган. Район буенча гыйнвар аенда бер сыерга 382 килограмм сөт савылган. Бу көнгә бер сыерга 12 килограмм дигән сүз. "Әнәк" агрофирмасының сөтбикәләре көнгә 15әр килограмм, "Чишмә", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларныкы - 14әр, "Актаныш" агрофирмасыныкы 13әр килограмм сөт бирә.

Сөтчелек фермаларының гыйнвар аендагы эш күрсәткечләренә анализ ясап караганда, "Чишмә" хуҗалыгының Ринат Әхмәтов җитәкләгән Аккүз фермасында бер сыерга 515 килограмм, "Актаныш" агрофирмасының Радик Шарин җитәкләгән Киров фермасында - 475, "Әнәк" агрофирмасының Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында 466 килограмм сөт саусалар, "Актаныш" агрофирмасының Вадим Муллаяров җитәкләгән Тыңламас фермасында ул бары тик 271 килограмм гына тәшкил итә. Шулай ук "Эконом" хуҗалыгының Фидат Исламов җитәкләгән Табанлыкүл, "Алга" хуҗалыгының Илгиз Хәсәнов җитәкләгән Чуракай фермасында да күрсәткечләр мактанырлык түгел.

Елның беренче аенда район хуҗалыкларында барысы 4488 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 110 центнерга күбрәк. Җитештерелгән МЭТнең 4169 центнеры дәүләткә сатылган. Бер баш терлеккә 19.1 килограмм туры килә. Уртача үсеш район буенча 750 грамм тәшкил итә. Иң югары үсеш "Әнәк" агрофирмасының Айман, Әтәс бүлекчәләрендә. Биредәге терлекләр тәүлегенә 912-895 грамм үсеш бирәләр. "Нур" хуҗалыгының Уразай бүлекчәсендә - 883, "Башак" хуҗалыгының Иске Әлем бүлекчәсендә 805 грамм тәшкил итә. Ә менә Мари Суыксу, Табанлыкүл, Тыңламас фермаларындагы терлекләр тәүлегенә 135-272 грамм гына үсә. Бу фермадагы маллар җан асраучылар гына булып чыга түгелме?

Хуҗалыклар кассасына кергән барлык акчаның 69 проценты терлекчелеккә туры килә. Бер баш шартлы терлеккә уртача 4204 сум дигән сүз.

1 гектар авыл хуҗалыгы җиренә иң югары акча кереме "Әнәк" агрофирмасында. Нур Баян исемендәге һәм "Чишмә" хуҗалыкларында да начар түгел.

Терлекчелек тармагында эшләүчеләргә хезмәтхаклары түләү буенча ныклап шөгыльләнергә кирәк әле. Республикабыздагы Балтач, Әтнә, Кукмара районнарында әлеге тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакы уртача 20 мең сумга якынлашса, безнең районда ул 15 мең 232 сум тәшкил итә. Хезмәт хакларын арттыру өчен продукция җитештерү күләмен дә арттырырга кирәклеген инде һәркем белә.

Киңәшмә ахырында "Башак" хуҗалыгының ветеринария белгече Назим Авзалов, "Алга" хуҗалыгы зоотехнигы Илгиз Хәсәнов, СПСК "Агыйдел" җитәкчесе Эльвира Шәрәфетдинованың тармактагы эшчәнлекләре турындагы чыгышлары тыңланды.

Район башлыгының тагын да нәтиҗәлерәк эшләү һәм камиллеккә ирешүне күз уңында тотучы, тармак хезмәтчәннәренә бирелүче премия нигезләмәсенә дә ел башыннан үзгәрешләр керде.
Гыйнвар ае йомгаклары буенча Ат "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: