Актаныш

Кырларга җан керде

Апрель аеның соңгы көннәре акылдан языпмы, кар яудырса да, алдагы көннәрдә районда җан кергән кырлар ишәйгән иде. Язның һәр матур мизгелен файдага авыштырып, чәчүгә керешкән хуҗалыклар да булды. Башланган эш - беткән эш. Бүгенге көндә "Нива", "Таң", "Нур", "Чишмә", "Алга" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы бар көч-куәтен куеп, сабанда сайрашалар. - Көннәр...

Апрель аеның соңгы көннәре акылдан языпмы, кар яудырса да, алдагы көннәрдә районда җан кергән кырлар ишәйгән иде. Язның һәр матур мизгелен файдага авыштырып, чәчүгә керешкән хуҗалыклар да булды.
Башланган эш - беткән эш. Бүгенге көндә "Нива", "Таң", "Нур", "Чишмә", "Алга" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы бар көч-куәтен куеп, сабанда сайрашалар.
- Көннәр матур торганда, төп чәчүне 15-16 көндә башкарып чыгарга ният бар. Хуҗалыкта 6 чәчү агрегаты бар, быел яңа чәчкеч тә кайтты. Ул булгач, хезмәт бермә-бер җиңеләер дигән өметтә инде без, - дип уртаклашты үз фикерләре белән "Чишмә" хуҗалыгының кырчылык бригадиры Дилфат Исламов. Узган матур көннәрнең берсендә шушы яңа чәчкечне сынап караулары иде. Әлеге чәчү комплексы райондагы шактый хуҗалыкта кулланыла һәм бары тик яхшы яктан гына искә алына. Шушы көннәрдә ул "Таң" хуҗалыгына да кайтырга тиеш иде.
"Чишмә" хуҗалыгында эш, гадәттәгечә, зур оешканлык белән үзгә югарылыкта уза. Һәр механизаторның эш кенәгәсе бар, кызыксыну зур. Хезмәте дә, хезмәт хакы да ачык күренә. Шул сәбәпле, юкны барга авыштырып йөрүчеләр юк. Хәер, башкача булалмый да. Сабанда сайрашмасаң - ындырда ыңгырашырсың, ди бит халык. Юклыкны соңгы елларда яхшы татыдык. Шөкер, игенчелек тармагы алгарышта. Районда кулланылган җир белән эшләү алымнарын республика күләмендә хуплап, үрнәккә куялар. Хәзер инде бар өмет табигать шартларының мәрхәмәтлелегендә генә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 апрель көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда язгы чәчүгә ниятләнгән 50 мең гектарга якын мәйданның 500 гектарында эш тәмам. Шуның 400гә якыны - бөртеклеләр, калганы - терлек азыгы. Чәчү алдындагы зур гамәли сөйләшүдә язгы чәчүне үтемле вакыт кысаларында сыйфат белән башкарып чыгар өчен көнлек 4100 гектарда эш башкару ниятләнсә дә, әлегә бу сан 217 гектар гына тәшкил итә. Хәер, без ниятлибез - Ходай Тәгалә хәл итә. Нишлисең, апрельнең соңгы, карлы көннәре җиң сызганырга ирек бирми.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: