Актаныш

Кылны кырыкка ярыр чак

Узган атнада яуган тоташ яңгырлар урып-җыю эшләренә шактый тоткарлык ясады. Көннәр ачылуны дүрт күз белән көткән игенчеләр, һава торышы аязуга басуларга ашыкты. Районыбыз игенчеләре экватор сызыгын узып, әкренләп булса да алга бара.

 

Август – игенчелек тармагы өчен аеруча җаваплы һәм тынгысыз чор. Бу айда урып-җыю эшләрен дә башкарырга, көзге чәчүне дә алып барырга, җир эшкәртүне дә читтә калдырмаска кирәк. Юкка гына, кылны кырыкка ярыр чак димиләр, аны.  Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, игенче-механизаторлары моны яхшы аңлап, эшне дөрес оештырырга тырыша.

“Чишмә” хуҗалыгы басуларында да кызу урак өсте.  Атна башында без алар янында булып, эш барышы белән танышып кайттык.

–Безнең хуҗалык 1500 гектарда бөртеклеләр игә. Шуның 1180 гектарында игеннәр җыйнап алынды инде, –ди хуҗалыкның икътисадчысы Фәнисә Низамова. – Әлегә 48 мең 800 центнер икмәк җыйнап алдык. Бер гектарга уртача күрсәткеч 43 центнердан артыграк туры килә.

Көзге культураларның уңышы аеруча әйбәт булды, диләр. Көзге бодайның тулай җыемы  16 мең 687 центнерны тәшкил иткән. Уңышы бер гектарга уртача –56, арышныкы 54 центнер чыккан.

Бүген хуҗалык 200 гектарлы басуда язгы бодай суктыра. Яңгырлар нәтиҗәсендә шактый җире егелган булса да, аны алуның җаен тапканнар. 

–Мак Дон комбайны белән Фәргать Әхметдинов егылган урыннарны пакусларга сала. Чык төшкәч, комбайнчы егетләр шул пакустагыларын суктырырга керә,–ди бригадирлары Мөдәрис абый Хәмитов.

Суктыруда исә дүрт комбайн хәрәкәтләнә. Кыр корабларын иярләүче уңганнар бер секунд вакытны да әрәм итмәү максатыннан туктап тормыйлар. Аларны җыеп фотога төшерү дә шактый авырлык тудырды. Инде озак еллар шушы җирлектә хезмәт куючы әтиле-уллы Фәндәвис һәм Фәнүс Галләмовлар, Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннарның хезмәте мактауга лаек.

–Дүртенче ел инде Шәүкәт абый белән Полесье комбайнында эшлим. Икмәкләр әйбәт. Эш шартлары буенча да зарланырлык урын юк. Тәмле итеп ашаталар. Басулар чиста булгач, эшләве күңелле. Көнгә 1200 центер тирәсе икмәк суктырабыз. Дымлы көннәрдә 500-600 центнер тирәсе була, –ди Илназ Әхмәтшин.

Комбайнчылар суккан икмәкне дүрт КамАЗ машинасы  ындыр табагына ташып тора. Үзләрендә икмәк киптерү җайланмасы булу, әлеге хуҗалыкның эшен шактыйга җиңеләйткән. Икмәкләрне элеваторларга илтәселәре юк. Барысы да үзләрендә чистартылып, киптерелеп, урнаштырып барыла.

–Ындыр табагы алдында эш тәүлек әйләнәсе барды. Кайткан икмәкне киптереп барырга тырыштык. Үзебезгә җитәрлек күләмдә орлык салдык. Күчмә фонд өчен 1000 центнер күләмендә көзге бодай орлыгы салдык, –ди ындыр табагы мөдире Илсөяр Мурзина.

Быел алар авыр йөк төягән машиналарны электрон юл белән үлчи торган үлчәү дә төзеп куйганнар. Бу да эшләрендә бер ярдәм булып тора.

Хуҗалыкта эш бер чылбырны хәтерләтә. Икмәкләрдән бушаган басуларда саламнар кипләргә кысылып, ташып та барыла. 2000 тирәсе кип салам кайтарып, өеп куелган инде. Аның артыннан җир эшкәртелә.

Киләсе ел уңышына нигез буларак, көзге культраларны чәчүне дә башлаганнар.

–Көзге чәчүгә яңгырлар бераз тоткарлык ясаса да, бүген аны тулы көченә алып барабыз. 500 гекатр тирәсе көзге культуралар чәчүне планлаштырган идек. 80 гектарда арыш чәчтек. Хәзер көзге бодай орлыкларын җир куенына салабыз. Орлыклар барысы да агуланган. Бер гектарга физик авырлыкта бер центнер исәбеннән ашлама кушып чәчәбез, –ди хуҗалыкның агрономы Янбулат Исламов.

 Көзге бодайның “Поэма”, “Скипитр”, “Надежда” төрләренә өстенлек бирәбез, диләр.

Челленджер тракторына ДМС агрегаты тагып, Илнур Хөснимәрдәнов чәчә. Аңа орлыкларны КамАЗ машинасы белән Зинфир Гафуров ташый, Илдар Исламов ашлама салуда эшли.

Чәчү өчен җирне Илшат Сабиров дискатор белән эшкәртә, Рузил Исламов культивацияли.

Чәчүне кыска срокларда тәмамларга тырышабыз, дип озатып калды алар безне.   

undefined

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: