Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кыр батыры - туган җир күрке!(фотосурәтләр)

Игенче хезмәте — иң мактаулы, шул ук вакытта иң авыр һөнәрләрнең берсе.

Кечкенәдән авыл кешесенең тормышы җир, иксез-чиксез басу, иген кырлары белән бәйләнгәнен, игенчеләрнең көнне төнгә ялгап басу-кырларда тир түккәнен күреп, белеп торабыз.

Авылның язмышы, киләчәге, яшәеше уңган кешеләренә бәйләнгән икәнен барыбыз да беләбез. Уйлый калсаң, бу, чыннан да, шулай! Актаныш районкүләм сабан туенда кыр батырларын бүләкләү тантанасын һәркем көтеп алды, дәррәү итеп алкышлады.


Абсолют җиңүче, «Кыр батыры −2023» исеме «Әнәк» Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Габидинов Радик Гәбдрәкыйп улына бирелде, тәкә һәм акчалата премия белән хөрмәтләнде.

Язгы чәчү компаниясе барышында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң түбәндәге механизаторлар рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Менә алар, безнең бәрәкәтле Актаныш төбәгенең җир-су уллары, булдыклы затлары:


«Нигез» хуҗалыгыннан — Местаков Зөлфәт Илшат улы
«Башак» хуҗалыгыннан — Гыйльфанов Радик Дилфас улы
"Нур«хуҗалыгыннан — Шәрипов Айбулат Фәнәвис улы
«Әнәк» агрофирмасыннан — Гыйләҗев Наил Зәет улы
«Чишмә» хуҗалыгыннан — Янсубин Артур Александр улы
«Таң» хуҗалыгыннан — Мөхәмәтшин Диларис Риф улы
«Тамыр» хуҗалыгыннан — Әхмәтов Илнур Баязит улы
Нур Баян исемендәге хуҗалыктан — Гәрәев Радик Ралиф улы
«Актаныш» агрофирмасыннан — Закирҗанов Марат Динүс улы
«Әнәк» агрофирмасыннан — Хәйретдинов Марат Ринат улы
«Наратлы» хуҗалыгыннан — Исламов Диләрис Динәес улы
«Ташкын» хуҗалыгыннан — Шәкүров Ирек Ринат улы
«Саф» хуҗалыгыннан — Салихов Радик Мирзанур улы
«Әнәк» агрофирмасыннан — Солтанов Валерий Мәхмүт улы
«Алга» хуҗалыгыннан — Рәшитов Динәес Динмөхәмәт улы
«Эконом» хуҗалыгыннан — Мусин Илнар Фердинант улы
«Чишмә» агрофирмасыннан — Гарифуллин Шамил Сәетгали улы
«Чәчер» җәмгыятеннән — Гыйльмуллин Илшат Мулланур улы
«Әнәк» агрофирмасыннан — Солтанов Илдус Валерий улы


Дан сезгә, кыр батырлары!


Киләчәктә дә дөнья имин булып, туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләргә насыйп булсын иде райондашларыбызга, уңган җир улларына! Сездәй уңган, шәп егетләр барда авылларыбыз бетмәс, җырлап яшәр ул. Сез үстергән икмәк һәр табынны ббәрәкәткә төреп ямьләр ул. Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев