Актаныш

КЫР КӨНЕ-2021: ИГЕНЧЕЛЕК ТӘ, ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТӘ БЕР МӘЙДАНДА

КЫР КӨНЕНДӘ ИГЕНЧЕЛЕК ТӘ, ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТӘ БЕР МӘЙДАНДА Майдан башлап яңгыр күрмәгән басуларда икмәкне ничек үстереп була? Бүгенге Кыр көненә җыелган авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре әлеге сорауга җавап эзләде. Хикмәт әллә кайда еракта түгел, үзебезнең 25 еллык эш тәҗрибәсендә икән бит. Ләйсән ГАЗИЗОВА

    Актаныш игенчеләре менә чирек гасыр басуларны тирәнтен эшкәртү технологиясен кулланып чәчүгә әзерли. 25 см тирәнлектә сөрелгән басуларда бодайның гектар куәте бермә-бер күбрәк, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев. Аның сүзләрен авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары, профессорлар да раслый, чөнки туфрак бу очракта дымны озак саклый, төшкән орлык югары тишелеш бирә. Дәү-дәү техникалар белән туфракны тыгызлау, киресенчә, быелгы корылык елында бигрәк тә булган дымны да югалтуга сәбәп.


            Актаныштагы Кыр көнендә Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә регионнардан да чәчүлек элита орлыклар белән эшләүче фән белгечләре, автор-агрономнар 150 түтәлдә үскән басу культуралары турында сөйләп аңлатты.

       Кукуруза культурасының гына да 100 сортын тәкъдим иттеләр.

“Актаныш” агрофирмасының Ирмәш авылы янындагы басуларга чәчелгән бөртекләрне “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең район бүлеге хезмәткәрләре күз карасыдай иртә яздан ук тәрбияләп үстерә. Җитәкчеләре Әфка Сәрвәров белән агроном ханымнарга район башлыгы Энгель Фәттахов бу фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, чәчәк гөлләмәләре һәм рәсми Рәхмәт хатын тапшырды.

        Тәҗрибә мәйданчыгы булачак басуны былтыр көздән үк билгеләп куйганнар. Быел барлык агротехник чаралар кулланып орлыклар җир куенына иңдерелә. Яңгыр яумагач күлдән ташып лейка белән су сибәләр. Ульяновскидан килгән, “Курган- сити”, “Татнииссхоз” кебек сортлар сыный торган фәнни институтларның вәкилләре үсемлекләрнең үсеше белән танышып торганнар.

   Бүгенге форумда район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, бригадирлар, икътисадчыларга орлыкның өстенлекләре, үсеш үзенчәлекләре турында тәфсилләп аңлаттылар. 


              Татарстанның авыл хуҗалыгы берләшмәләрен техника һәм запас частьлар белән тәэмин итүче оешмалар да Кыр көнендә катнашып, заманча тракторлар, тагылма кораллар белән таныштырдылар. Туфракны өстән яки тирәнәйтеп һәм дискатор белән эшкәртү, күпьеллык үләннәрне тәрбияләү, чәчүгә җир әзерләүне бу технникалар гамәлдә дә күрсәтте.  Форумдагылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап тапкандыр бүген.


            Даими төп акча чыганагы булган сөт җитештерү терлекчелек тармагына аеруча игътибар белән якын килүне сорый.

Актаныштагы Кыр көнендә беренче тапкыр терлекчелек утары тәкъдим ителде.

Утардагы малкайлар кочаклап сөярлек матурлар, чиста, пөхтә, көрләр. Дүрт төрле яшь аралыгындагы терлекләрне тәрбияләү, каплату, бозау алу буенча шактый эшлекле фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр бирелде. 


             Кыр көне районыбызда зурлап өченче ел рәттән уздырылды. Бу уңайдан авыл хуҗалыгы һм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, форумда катнашкан барча аграр тармак хезмәтчәннәре исеменнән, Кыр көненең инициаторы, оештыруга һәрьяклап ярдәм күрсәтүче район башлыгы Энгель Фәттаховка зур рәхмәтен белдерде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: