Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КЫРЛАРДАН ХӘБӘР: Урталыкны үтсәк тә, әле финишка ерак (ОПЕРАТИВ САННАР)

Барлык мәйданның 27000 гектарыннан иген җыйнап алынган.

Актаныш районында  урып-җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 27000 гектарыннан уңыш җыйнап алынган. Бу куелган планның 58 проценты дигән сүз. 


23  август көненә  Актаныш районы буенча   арыш - 4227, арпа - 9149, көзге бодай 6079гектарда алынган.

Район кырларыннан амбарларга барлыгы 91700 тонна ашлык озатылган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 34центнерны тәшкил итә.  

Реклама

Бүгенге көнгә хуҗалыклар язгы бодайны 2850 гектар мәйданнан 9633 тонна, солы культурасын 1350 гектардан 3780 тонна җыйнап алуга ирешкән. 

Маллар  өчен печән 15600 тонна әзерләнгән, 138000 тонна сенаж базларга салынган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык берәмлеге туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев