Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыйфатлы терлек азыгы- сәламәтлек һәм мул продукция чыганагы

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе табиб-токсикологы Фәридә Хәйруллина оешмада иң озак эшләүчеләрнең берсе. “Аяклы тарих” диләр аның турында хезмәттәшләре.

          Районда ветеринария хезмәте 1930 елда Актаныш районы төзелгән вакытта оеша. Хәзер Аскы Актаныш дип йөртелгән бистәгә урнаша ул. 1986 елда хәзерге бинасына, Актаныштан Кәзкәйгә таба китүче юлның уң ягына күченә. Ике катлы бинага терлекчелек лабораториясе дә урнаша, аңынчы терлекчелек лабораториясе хәзерге “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере урынында була. Күченү, яңача алымнар белән эшли башлау елларын Фәридә Хәйруллина бүгенгедәй хәтерли.

Реклама

      Фәридә апа ветеринария хезмәтенә 1982 елда аяк баса. Буа ветеринария техникумында укып, Актанышка кайта, лаборантка булып эшли башлый.

     1990 елда Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый һәм әлегәчә ветеринария ветеринария табибы-токсиколог вазыйфасын башкара.


       - Бүген терлек азыгы әзерли торган вакыт. Хуҗалыклар безгә кукурузадан салынган сенаж,силос массаларын анализга китерәләр. Терлек азыгының туклылылыгын тикшерәбез. Кышлык азыкның сәламәтлек һәм мул продукция чыганагы икәнен хәзер яхшы аңлый хуҗалык җитәкчеләре.

Әйбәт, сыйфатлы азык икән, кышка таба 15-20 процент туклылылыгын киметсә дә, зоотехник таләпләргә туры килгәне яхшырак була,- ди тәҗрибәле белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев