Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Көзге чәчүгә старт бирелде

5 август көнне "Әнәк" агрофирмасының Усы басуында хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, икътисадчылар, агрономнар катнашында көзге чәчүгә старт бирүгә багышланган семинар үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе хезмәт фронты тынып тормый. Язгы кыр эшләре тәмамланып, күп тә үтми, терлек азыгы...

5 август көнне "Әнәк" агрофирмасының Усы басуында хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, икътисадчылар, агрономнар катнашында көзге чәчүгә старт бирүгә багышланган семинар үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсе хезмәт фронты тынып тормый. Язгы кыр эшләре тәмамланып, күп тә үтми, терлек азыгы әзерләүгә кереп кителә. Аннан урып-җыю башлана. Игеннәрдән бушаган кырларны эшкәртеп, көзге чәчүгә тотыныр вакыт та җитә.
- Ел саен 5 август көнне җыелып сөйләшү, көзге чәчүгә старт бирү матур гадәткә әйләнде. Быел да без аңа тугры калып, сезнең белән җыелып сөйләшергә булдык, - диде Дәниф Харисов. - Хәзер безнең сөенечле дә, мәшәкатьле дә чор. Сөенечле - кырларда җыеп алырга икмәгебез бар. Мәшәкатьле, чөнки киләсе ел уңышы өчен нигез салыр вакыт җитте.
Башка елларда көзге игеннәрне чәчү 18 мең гектарда башкарылган булса, елдан-ел аңа игътибарны арттыру зарурлыгы сөйләшү барышында кызыл җеп булып сузылды. Беркайчан да ел елга охшамый. Быел май, июнь айларындагы кызу һава торышы көзге культураларның әйбәт булып өлгерүенә тәэсир итте. Урып-җыю башлангач, нәтиҗәсе белән дә сөендерергә өлгерде инде. Дәниф Харисовның сүзләренә караганда, 30-40ар центнер уңыш бирүче басулар да ачыкланган. Чынлап та, көзге бодайны шактый мәйданнарда чәчкән хуҗалыклар быел оттырмады. "Әнәк" агрофирмасы нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Аларда инде 40 процент мәйданнарда игеннәр җыйнап алынган.
- Көзге культураларның кышын ничек чыгасын белеп булмый бит дигән
хуҗалыкларга, сүз дә юк, тау битләрендәге уҗымнарга бераз зыян килергә мөмкин булса да, тулысынча алганда, тиешле таләпләргә туры китереп орлыкларны җир куенына иңдергәндә, алар кышны әйбәт чыга диясем килә, - ди Дәниф Харисов.
Быелгы һава торышының тотрыклы булмавыннан һәм көзге культураларның уңышыннан чыгып бәяләгәндә, аларны күбрәк мәйданнарда игәргә кирәклеге үзеннән-үзе алга килеп баса. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов быел көзге культураларның мәйданнарын арттырып, аларны 22 мең гектарда чәчәргә кирәклегенә басым ясады.
- Без терлекләргә җитәрлек күләмдә көзге культураларны чәчәргә тиеш. Бу 3-4 мең гектар мәйданны били. Ә калганының 70 процентына көзге бодай, 30 процентына арыш чәчәргә тәкъдим итәбез. Көзге бодайның җилемчәсе дә 3нче класска туры килә. Бу безгә технологияне дөрес итеп алып барырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, хуҗалыкларга акча кереме дигән сүз.
Көзге культураларны чәчү өчен җирнең ничек эшкәртелергә тиешлеге дә семинар барышында яхшылап аңлатылды. Басуларга чәчү комплекслары кертергә, ә ул булмаган хуҗалыкларда чәчкечләрне яхшылап карап бетерергә, чәчү тирәнлеген дөрес итеп көйләргә кирәклегенә кат-кат басым ясалды.
Көзен җир куенына иңдереләсе орлыкларны анализга китерү бурычы да куелды. Семинар узган көнгә әле бары тик "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмалары һәм "Саф" хуҗалыгы гына чәчәсе
орлыкларын анализга алып килгән. Калган хуҗалыкларга Рәфит Мирзаһитов тарафыннан тәнкыйть сүзләре яңгырады.
Сөйләшү вакытында Усы басуында көзге арыш чәчүне карап, анализладылар. Бар хуҗалыкларга да алардан үрнәк алып, орлыкларның берсе дә җир өстендә калмаслык итеп, тиешле тирәнлектә чәчәргә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Көзге чәчүгә старт бирелде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев