Актаныш

Көзге кыр эшләре дәвам итә: нәтиҗәләр нинди?

Озак вакытка сузылган эссе, коры көннәр, бер яктан, басулардагы игеннәрне тиз арада җыйнап алырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, төп җир эшкәртүгә, көзге чәчүгә шактый киртәләр дә тудыра. Ләкин һава торышына бәйләп кенә, эшне башкармыйча булмый. Җирне төп эшкәртү уңышка нигез ул Быел игенчеләребез 15 июльдә урып-җыюга керештеләр. Комбайннар саламны технология...

Озак вакытка сузылган эссе, коры көннәр, бер яктан, басулардагы игеннәрне тиз арада җыйнап алырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, төп җир эшкәртүгә, көзге чәчүгә шактый киртәләр дә тудыра. Ләкин һава торышына бәйләп кенә, эшне башкармыйча булмый.
Җирне төп эшкәртү уңышка нигез ул
Быел игенчеләребез 15 июльдә урып-җыюга керештеләр. Комбайннар саламны технология нигезендә басуга чәчтергәннән соң, җире эшкәртелергә тиеш. Быелгы корылык шартларында күп хуҗалыклар саламны чәчтергәнче, кипләргә кысып, ташып кую хәстәрен күрде. Шул сәбәпле, басулар саламнан арындырылганчы 10 көнләп вакыт үтте. Һәм 25 июльдә район буенча басуларны төп эшкәртүгә старт бирелде.
Бу әле шул көнне үк барлык хуҗалыклар да төп җир эшкәртүгә күчтеләр дигән сүз түгел. Кайберәүләр корылык җирне катырды, агрегатлар җиргә керми дип сәбәп тапса, икенчеләрнең техникасы әзер түгел. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәевтән районда төп җир эшкәртүнең барышы хакында кызыксындык һәм үзе белән бергә узган атнада "Таң" хуҗалыгының Теләкәй бригадасында булып, эш барышы белән танышып кайттык.
- Район буенча быел 45-47 мең гектар күләмендә төп җир эшкәртү планы куела.
Агрегатлар көнгә 1500-1600 гектар тирәсе җир эшкәртә ала. Әмма быел җирнең каты булуын һәм дым булмауны исәпкә алып, көнлек норманы 1000-1200 гектар тирәсе итеп билгеләдек. Шуннан чыгып исәпләгәндә, районда төп җир эшкәртүне 10-15 сентябрьгә төгәлләү мөмкинлеге бар, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Агрономнар таләбе буенча җирне төрәнле агрегатлар белән эшкәртү зарур. Районда 34 данә КПИ-3.8, 32 данә КОС-32, 28 данә КСН-3 агрегаты бар. Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире эшкәртәсе, дип әйтүчеләр дә булыр. Ләкин көздән эшкәртелгән җирдә салам белән туфрак тизрәк катнашып, саламны ашламага әйләндерү мөмкинлеге арта. Көздән эшкәртелгән җирләрдә дым запасы да күбрәк туплана. Ә инде табигать шартлары шушылай торган вакытта бу аеруча мөһим. Алай гына да түгел, хәзер һәр басуны биш елга бер тапкыр 35-60 сантиметрга тикле тирәнәйтеп сөрү бурычы да куелды. Бу да дым запасын күбрәк туплау максатыннан эшләнә.
Әлегә төп җир эшкәртү тулы темп белән алып барыла дип әйтеп булмый, гәрчә моның өчен барлык мөмкинлекләр булса да. Кайберәүләр көннең кызулыгын сәбәп итә. Ләкин эш барсын дигән кешегә кызудан качып була. Моның өчен төнлә эшләргә кирәк. Әгәр һәр механизаторга бер белгечне беркетсәң, механизаторларыбыз эшләми торган егетләр түгел. Җир каты булса да, төрәнле агрегатларны җиргә кертеп була. Кәсләре зур кала дип тә хафаланырга кирәкми, кышын ул катып, язга тарала, -ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Җир каты дип тормыйлар
Иске Җияш янындагы басуга якынлашуга, күзгә тузан өермәсе күренде. Ныклабрак карагач, тракторы да шәйләнде.
Биредә бертуган Идрисовлар көзге җир эшкәртә, барлык хуҗалыкта да шундый механизаторлар булса, эшләр гөрләп барыр иде, - дип куйды Нәфис.
Чынлап та, абыйлы-энеле Нияз һәм Рәвис Идрисовлар - "Таң" хуҗалыгының горурлыгы. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында ул тирәләргә барып чыксаң, һичшиксез, аларны басудан гына табарга була.
- Таң атса гына ярар иде дип торабыз, - дип елмайды Нияз абый. - Кечкенәдән әти янында кайнашып үскәнгәдер - армиядән кайту белән, хуҗалыкта эшкә калдым. Шуннан бирле язгы-көзге кыр эшләрендә катнашам. МТЗ-1221 тракторына КОС-3 агрегаты тагып, җир эшкәртәм. Быел җир каты, төрәнне каера, сындыра. Шулай булса да, көнгә 15-20 гектар тирәсе эшкәртәм.
Без сөйләшеп торган арада икенче трактор да килеп туктады. Анысында Нияз абыйның энесе Рәвис абый эшли. Ул да биредә шактый еллар хезмәт куя. Аларны аерып булмый. Көзен җирне бергә эшкәртәләр. Язын бергә чәчәләр.
- Бергә эшләү уңайлы, булсын дип эшлибез. Бер-беребезне алдамыйбыз. Чөнки ул җирдә үзебезгә тир түгәсе бит, - ди уңганнар.
Хуҗалыкта хезмәт куючы Идрисовлар саны арта бара. Икесенең дә уллары үсеп, шушы хуҗалыкта эшкә калганнар. Нияз абыйның улы Рияз салам ташый, Рәвис абыйның улы Риназ сенаж төяүдә.
Җир каты, төрән керми диючеләргә мин Идрисовларның эшкәрткән җирләрен үрнәк итеп китерәм, - ди Нәфис Сәлимгәрәев. - Аларның агрегатлары 18-20 сантиметр тирәнлеккә кергән (ул моны безнең күз алдында үлчәп карагач әйтте). Шулай булгач, барлык хуҗалыкларда да төп җир эшкәртүне тизләтергә кирәк.
Әлеге хуҗалыкта, төп җир эшкәртү белән бергә, көзге чәчүгә җир әзерләү дә алып барыла. Ә инде эштән бушаган комбайннарны саклауга кую хәстәрен күрәләр. Комбайннарның ургычларын юып, чистартып, буйый башлаганнар.
Көзге чәчү башланды
Районда төп җир эшкәртү белән рәттән, көзге чәчү дә башланып китте. Терлек азыгы культураларын чәчүгә старт - 5 августта, ә инде бөртеккә җыйнау өчен чәчеләселәренә 15 августта старт бирелде. Әлеге кампаниягә иң беренчеләрдән булып "Әнәк" агрофирмасы, "Таң", "Саф" хуҗалыклары кереште.
"Әнәк" агрофирмасының өч бригадасында да көзге чәчү кызу темплар белән бара. Биредә башта җирне эшкәртәләр, аннан чәчәләр. Агрофирманың Иске Кормаш бүлекчәсендә терлек азыгы өчен арыш чәчүне төгәлләгәннәр инде. Хәзер көзге бодай чәчәләр. Эш ике сменада оештырылган. Безгә көндезге сменада эшләүчеләр белән аралашырга туры килде.
Айназ Галиуллин агрофирмада әле быел гына эшли башлаган. Шулай булса да, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Джон Дир тракторы белән чәчү өчен җир әзерли, ягъни культивацияли. Аның басу буйлап зур тизлектә йөрүен гаҗәпләнеп күзәттек.
- Никадәр тизрәк йөрисең, агрегат җиргә шул тикле яхшырак керә, кәсне дә вата дип аңлаттылар миңа, - ди ул. - Сүз дә юк, җир каты һәм бик коры. Ләкин бирешмибез, эшлибез. Көнгә уртача 100 гектар тирәсе җир эшкәртәм.
Эшкәртелгән җирләргә шулай ук Джон Дир тракторы белән Наил Гыйлаҗев бодай орлыклары чәчә.
- Әлеге тракторда 2008 елдан бирле эшлим инде. Хезмәтемне яратам. Көнгә 50-60 гектар тирәсе чәчәм. Тырышып эшләсәң, авыл җирендә дә менә дигән итеп яшәп була дип исәплим, - ди Наил абый.
Рәфит Хаҗиев - КамАЗ белән орлык, Илшат Галиуллин ашлама ташып торалар. Ә кичкә аларга алмашка Камил Вәгыйзов, Ралиф Тимеров, Илфак Галиуллин, Мөнәвир Вәлимов киләчәк.
- Районда барысы 21 мең гектар тирәсе көзге культуралар чәчү бурычы куелды. Ник дигәндә, көзге культуралар уңышы яхшырак булганлыгына торган саен ныграк инана барабыз, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Димәк, табигать шартларының шушылай сынавына карамастан, булдыра алганча күбрәк мәйданнарда көзге чәчү эшләрен башкарырга кирәктер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 23 августка районда 19549 гектарда төп җир эшкәртү, 3309 гектарда җирне тирәнәйтеп эшкәртү, 2798 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: