Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Көзге ярминкәне мәктәп укучылары җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш бизәде

Бүген Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган беренче көзге ярминкәдә район мәктәпләре зур әзерлек белән катнашты.

          Ярминкә белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, район Советы рәи се урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев танышты. 
           Барлык мәктәпләрнең дә сату урыннары матур итеп корылган. Бакчада үстерелгән нигъмәтләр-яшелчә, җиләк-җимешнең үзе дә, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр тәкъдим ителдн. Бәяләре бүгенге базар бәясенә тәңгәл. 

           Кадет-интернат мәктәбенең сату ноктасын башка яшелчәләр белән бергә яңа гына теплицадан өзеп алган кыярлар бизи иде. Кадет мәктәбенең тәҗрибә участогы 1 гектардан артык мәйданны били. Бакчада укучылар көче белән кишер, бәрәңге, чөгендер, суган үстерелә. Кыярның уңышын икенче тапкыр алабыз, ди директор Илсур Ялалов. Яңа уку елы башланган көннән алып ашханәдә укучыларга кыяр салаты дами бирелә. Ярминкәдә кыярны килограммын 40 сумнан сатуга куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев