Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кәзкәй һәм Иске Богады җирлекләре грантка ия булды

"РИТЭК" нефть компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды бишенче ел инде социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе оештырып, җиңүчеләргә күп кенә изге эшләрен, планнарын тормышка ашыруда матди ярдәм итә. Узган еллардагы бәйгеләрдә безнең район шактый актив катнашты. Быел да бездән ике муниципаль авыл җирлегенең проектлары, төрле номинацияләрдә җиңеп, нефть компаниясенең матди ярдәменә...

"РИТЭК" нефть компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды бишенче ел инде социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе оештырып, җиңүчеләргә күп кенә изге эшләрен, планнарын тормышка ашыруда матди ярдәм итә. Узган еллардагы бәйгеләрдә безнең район шактый актив катнашты. Быел да бездән ике муниципаль авыл җирлегенең проектлары, төрле номинацияләрдә җиңеп, нефть компаниясенең матди ярдәменә лаек булды.
Быелгы конкурска 800гә якын проект эше тапшырылган, аларның 147сенә комиссия уңай бәя биргән.
25 сентябрьдә бәйге җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында бүләкләделәр. Алдынгыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Лукойл" ААҖ президенты Вахит Алекперов, "Лукойл" ААҖ "РИТЭК" ААҖ директорлар советы рәисе Валерий Грайфер һәм башка рәсми затлар сәламләде. Тантанада Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
- Былтыр да әлеге бәйгегә проектларыбызны тәкъдим иткән идек. Ләкин җиңүгә ирешә алмадык. Быел инде коллегаларым белән авыл мәчетен яңарту, шулай ук, "Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзү" проектын аеруча тырышып эшләдек, һәм соңгысы "Туган як" номинациясендә диплом белән бүләкләнде, - дип, тантанадан соң шатлыгы белән уртаклашты Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүм Хөрмәев.
Нәкъ шушы ук номинациядә Иске Богады авылы мәдәният йорты да хөрмәтләнде.
- Эшем җиңүгә ирешер дип уйламаган да идем, бәхет елмайды. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады..." проектында мин дә Билгесез солдат һәйкәлен яңарту проблемасын күтәрдем. Иске Богады авылында һәйкәл 1960 елда төзелгән. Бик искерде, тирә-юнен агачлар басып килә. Төзекләндерү эше байтак акчалар таләп итә. "ЛУКОЙЛ"ның гранты белән Мәдәният йорты янәшәсендәге һәйкәл яңартылыр, территориясе матур паркка әйләнер. Бу урын авылыбызның күркенә әверелер. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләк булачак, - диде Иске Богады мәдәният йорты җитәкчесе Әсфирә Хафизова.
Райондашларның иҗади хыяллары матур, халык өчен бик тә кирәкле. Алар якын киләчәктә тормышка ашар дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев