Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде

"Игенчеләрне җыр белән дәртләндерәбез!", ди район мәдәният йорты хезмәткәрләре. Елдагыча Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары районыбыз кырларына килеп игенчеләр белән очрашуларны башлап җибәрде. Бүген алар "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде

                   Урак  өстендә агитбригадаларның,  кырларга килеп, игенчеләр белән  очрашулары матур  гадәткә  керде.  Район мәдәният йорты  артистлары хезмәт ияләренә матрур җыр-биюләре белән булышалар, аларның  күңелләрен күтәрәләр, эшкә дәрт-дәрман өстиләр. Бүгенге агитбригада  чыгышларында  халык  җырлары да, эстраданың популяр җырлары да яңгырады.

              Артистлар  үз чыгышлары белән  игенчеләргә  аларның  авыр һәм мактаулы  хезмәтләре өчен  рәхмәт белдерделәр, урак өстенең комбайнчылар, механизаторлар, ындыр табагында эшләүчеләр өчен  түгел,  ә барлык  халык  өчен  мөһим булуына басым ясадылар.

Реклама

             «Күтәренке кәеф  – нәтиҗәле  эшләргә ярдәм  итә.   Агитбригадаларның  чыгышы  безгә көн буенча  җитәрлек  көч-куәт бирә, эшкә  дәрт  өсти» - дип, аларның үзләренә рәхмәтләрен әйтеп озатты комбайнчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев