Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әллә иңсә тар, әллә теләк җитеп бетми

Икмәк үстерүдә безгә тиңнәр булмаса да, терлекчелек тармагына килгәндә күкрәк сугып мактанырлык нәрсәләр юк әле. Дөрес, ай саен артып барган мал баш саны да, җитештергән ите дә, сөте дә беренче карашка җитәрлек сыман. Әмма булганына хуш кылып, канәгать кыяфәттә кул кушырып утыруда мәгънә юктыр. Эшлим дисәң, урын бар. Миңа калса,...

Икмәк үстерүдә безгә тиңнәр булмаса да, терлекчелек тармагына килгәндә күкрәк сугып мактанырлык нәрсәләр юк әле. Дөрес, ай саен артып барган мал баш саны да, җитештергән ите дә, сөте дә беренче карашка җитәрлек сыман. Әмма булганына хуш кылып, канәгать кыяфәттә кул кушырып утыруда мәгънә юктыр. Эшлим дисәң, урын бар.
Миңа калса, район хуҗалыкларының терлекчелек тармагында ниндидер бердәмлек, алгарышка илткән билгеле бер юнәлеш юк. Терлекчелектә узган һәр киңәшмәдә дә кат-кат искәртелгән максатлар һәм бурычлары да мәгълүм, тик әллә иңсә тар, әллә теләк җитеп бетми, әллә инде киңәшләр барып ирешми: яшәеш зур адым белән алга барса да, терлекчелек аның итәгенә ябышып, чак-чак җитешеп кала. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә үз артыннан ияртерлек баш белгеч булмавы да бәлки күпмедер дәрәҗәдә моңа сәбәптер. Нишлисең, күп очракта өстән фәрман биреп, камчылап эшләткәнне көтеп ятабыз.
Күмәк эш кенә үрчемле булыр
Бар михнәтләрнең дә сәбәбе эшне оештыруда. Хуҗалыкларның күбесендә әле һаман үрчем өчен үгез җавап бирә. Ул инде, билгеле, ниндидер максатчан эш алып бармый, планы да, башкарылган эше буенча да язмалары юк. Хәер, бер аның гына түгел, кайбер хуҗалыкларда әлеге эш өчен җаваплы белгечләрнең дә язу-теркәү, планлаштыру эшенә вакыты калмый. Шул сәбәпле, нәтиҗә ясар вакыт җиткәч күккә карап әйтелгән саннар фаразларга туры килеп бетми, аларга нигезләнеп төзелгән өметләр дә акланмый. Мәсәлән, үрчем алудагы саннарга игътибар итсәк, район буенча 10695 эре малны каплатырга ниятләгәнбез, шуның 10674е бу бәхеткә ирешә алган. Беренче карашка, күп тә калмаган кебек, нибары 21е генә. Гомумән алганда, 9458 баш үрчем алуны ниятләгәнбез, тик хакыйкатьтә әлеге сан 233 башка кимрәк чыга. Дөнья булгач төрле хәлләр була, килешми мөмкин түгел. Хуҗалыкларның меңләгән көтүен исәпкә алсаң да, бу сан чүп кебек. Эш кешесе хаталанырга да мөмкин. Тик ай саен түгел... Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов әйтмешли, алар да иртән торып эшкә дип чыгып китәләрдер бит.
Мал казасы эткә яхшы
Сыерларга да күпләп "брак" тамгасы сугыла. Ел башыннан хуҗалыкларда көтүгә 2121 тана кергән дә, 2068 сыер бракка чыгарылган. Алынган бозауларга карата терлекләрнең гомуми чыгымы да яхшыны өмет итә. Соңгы 9 ай эчендә 9225 бозау алынган - 9633 мал "расход"ка чыгарылган. Аның 2 меңнән артыгы дәүләткә, 4 меңгә якыны базарларга озатылган, 700гә якыны хуҗалыкларда чалынган, 2 меңнән артыгы сатылган һәм 584е җан тәслим кылган малкайлар. Бу саннарның никадәр дөреслеккә туры килгәнен, хәер, хуҗалыклар үзләре генә беләдер. Сатылган, чалынган маллар арасында үле җаннар булса да, аптырамассың.
Ел башыннан үлгән терлекләрнең 540ы - яшь маллар. Узган елга караганда, 53 башка артыграк, ягъни бу өлкәдә 11 процентка "үсешкә" барабыз. 2 айлык - 298, 2-6 айлык 224 мал тумас борын җан тәслим кылган. Көтү белән бүре тулы урман аланында йөрсәләр дә, бу чаклы кырылмас иде. Әле шуны да онытмаска кирәк: бу - күрсәтергә яраган сан гына. Хакыйкатьтә хәлләр хөртирәктер.
Акча санаганны ярата
Шушы михнәтләргә карамастан, узган елгы күрсәткечне 2 процентка узып, 36 мең тоннадан артык сөт җитештереп сатканбыз. Шуның хисабына хуҗалык казналарына 628 млн. 266 мең сум акча кергән. Узган елга караганда 174 млн. сумга артыграк ул. Тик бар керемнең 25 млн. сумы гына сөт күләмен арттыру хисабына. Калган 149 млн. сумда безнең катнаш юк. Бәяләр арту сәбәпле кабарган сан бу. Ит җитештереп сатуда, киресенчә, зур югалтулар күзәтелә. Узган елга караганда 11 млн. сумга якын акчалар алынып бетмәгән. Ә гомумән алганда, авыл хуҗалыгында барлык акча кереме 1 млрд. 270 мең сумга якын. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 26 процент үсештә. Керемнең 69 проценты терлекчелек тармагыннан, 23 проценты игенчелектән, калганы төрле хезмәт күрсәтүләрдән кергән акчалар.
Барлык керемнең 25 проценты хезмәт хакы түләүгә юнәлтелгән. Район буенча хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы - 14855 сум. "Әнәк" агрофирмасы, Нур Баян исемендәге, "Таң", "Нигез", "Чишмә", "Ташкын", "Тамыр" хуҗалыкларында әлеге сан - 17-15 мең сум. Билгеле, һәр эшче дә бу күләмдә хезмәт хакы ала дигән сүз түгел. Берәүләр ит ашый, икенчеләр - кәбестә. Уртача хезмәт хакына килгәндә, шулай итеп, бар да голубцы ашый килеп чыга. Бу саннарның да никадәр дөреслеккә килеп бетүен эш кешесе үзе яхшы беләдер. Кем әйтмешли, байлык морад түгел, ярлылык оят түгел дип яшисе генә кала.
200 млн сум ЛПХ алынган
Күптән түгел терлекчелек тармагының нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә районның шәхси секторындагы малкайларга да исәп ясалды. Бүгенге көндә үз хуҗалыгы белән яшәгәннәрдә 12208 эре мал исәпләнә. Ел башыннан Такталачык, Кәзкәй, Иске Сәфәр җирлекләрендә малларны күпләп арттырганнар (70-100 башка). Мәсәде, Иске Байсар, Татар Суыксуда кискен кимү күзәтелә. Сыерлар саны да кимүгә таба. Узган ел белән чагыштырганда, 265кә ким. Бу хәл аеруча Иске Богады, Татар Суыксу, Пучы авыл җирлекләрендә күзәтелә. Корбан гаетеннән соңмы, кәҗә-сарык малы да 600дән артыкка кимегән. Атлар саны да узган елга караганда 2 дистәгә ким.
Иң күп сөт сатучылар - Иске Сәфәр, Такталачык, Чуракай, Киров авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. Актаныш, Кәзкәй, Мәсәде, Теләкәй авылларында сөт сатучылар юк дәрәҗәсендә.
Узган елның шушы чорында 183 млн. сумга якын 724 ЛПХ кредиты алынган булган. Быел бурычлыларның саны 751гә җиткән һәм аның гомуми суммасы 200 млн. сумга якынлашып килә. Әлеге мәгълүматларны искәрткән саннарга карасаң, Күҗәкә, Теләкәй, Татар Ямалысы халкы бурычка акча алуны бик өнәми. Аккүз, Актаныш, Татар Суыксу, Яңа Әлем, киресенчә, ЛПХ белән күпләп файдалана. Аккүз, Яңа Әлем, Татар Суыксу авыл җирлекләрендә ел башыннан алып 11-12 млн. сумга якын кредит алынган, ә Актаныш, гадәттәгечә, лидерлар сафында: үзәктә яшәүче халык соңгы 9 айда 92 млн. 324 мең 100 сум күләмендә бурычка кергән. Хәер, файдасы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев