Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Нур” хуҗалыгы чәчүне районда иң беренчеләрдән тәмамлады

Орлыклар әкренләп тишелеп, басулар яшелләнә бара


Районда чәчү тәмамланды. Хәзер хуҗалыклар чыккан уҗымнарны тукландыру, корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртү белән мәшгуль. 
“Нур” хуҗалыгы чәчүне районда иң беренчеләрдән тәмамлады. Алар 2035 гектар мәйданда бөртеклеләрне кыска вакыт эчендә җир куенына салды. Язгы бодайның сортын яңарту максатыннан орлык өчен 40 һәм 13 гектарда “Балкыш” һәм “Бурлак” сортларын чәчкәннәр. Хәзер орлыклар әкренләп тишелеп, басулар яшелләнә бара. Аларны вакытында эшкәртү, тукландыру төп бурыч булып кала. 

–Барлык көзге һәм язгы культураларны тамырдан аммиак селитрасы белән тукландырабыз. Шушы көннәрдә аны төгәллибез. Бер гектарга тәэсир итү көчендә 80 килограмм исәбеннән ашлама туры килә, – ди хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Сираев.

Тукландыруда МТЗ-1221 тракторына СЗП чәчкече тагып Рәмзил Мөхәммәтшин эшли. Аңа Илназ Тимеров һәм Камил Гариповлар ашлама салып, чәчкечке көйләп тора. 

–Хуҗалыкта өченче елымны эшлим. Язын – чәчүдә, көзен урып-җыюда катнашам. Бүгенге көндә үзебез чәчкән басуларга ашлама кертәбез. Көнгә 50-70 гектар тирәсендә эш башкарабыз. Куйган хезмәтебез, чәчкән орлыкларыбыз әрәм-шәрәм булмасын өчен, яңгырлар яусын иде дип телибез, – ди Рәмзил Мөхәммәтшин. 

Тамырдан тукландыру белән рәттән, яфрактан тукландыру да бара. Кичке сәгать җиделәрдән, иртәнге алтыларга кадәр корткыч-бөҗәкләргә, авыруларга каршы гербицид сибәләр. Бу эшләрне Массей Фергюсон тракторына агу сибү җайланмасы тагып, Азамат Сәетов башкара. Аңа суны МТЗ-1221 тракторы белән Искәндәр Хәбибуллин ташый. 

Хезмәткәрләргә тиешенчә эш шартлары  тудырылган. Алар махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән тукландыру да көйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев