Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Үләннәр картайганчы...

“Чишмә” агрофирмасы күпьеллык үләннәрне чабуга шимбә көнне кергән, 3 июнь көнне аларны турап, сенажга сала башлады. Без алар белән дә басуда аралаштык.

Районда терлек азыгы әзерләү башланды. Иң беренчеләрдән булып, “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары күпьеллык үләннәрне чаба башлады. Аларның дымлылыклары кимү белән массаны сенажга салуга керешәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча  районда 4 июньгә 300 тонна күләмендә сенаж салынган.

“Чишмә” агрофирмасы күпьеллыкларны чабуга шимбә көнне кергән, 3 июнь көнне аларны турап, сенажга сала башлады. Без алар белән дә басуда аралаштык.

–Безнең хуҗалыкның 300 гектар күләмендә люцерна культурасы булып, әлегә аның  60 гектары егылган. Бүген массаны базга сала башладык. Дымлылыгы 60-65 процентны тәшкил итә, –дип эш барышы белән таныштырды агрофирма җитәкчесе Ирек Галимов.

МакДон комбайны белән Илдар Идрисов үләннәрне чаба. Дилшат Гыйльванов Полесье комбайны белән аларны турый.

–Әлеге комбайнга быел гына утырдым. Яңгырлар булу сәбәпле, үләннәр дымлырак. Шуның өчен күп турап булмый әле. Массасы начар чыкмый, –ди ул.

Тураган массаны базга ике КамАЗ машинасы ташый. Тагын бер МТЗ-1221 тракторы да кушылачак, диделәр.

–Терлек азыгы әзерләүдә икенче елымны катнашам. Узган ел көнгә 20шәр рейс ясый идек. Быел бу эшкә керешеп кенә киләбез. Сынатмабыз, дибез, –ди Ленар Шакиров.

Кайткан массаны базда бер К-700, бер МТЗ-1221 тракторы  һава калдырмаслык итеп таптап тора.

–Агрофирманың 935 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларга ел ярымга җитәрлек итеп азык әзерләү төп максатыбыз, –ди Ирек Галимов.

Үләннәр картайганчы сыйфатлы азык әзерләп калу өчен көчләрен кызганмый алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев