Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Терлекчелек тармагы белем арттыруны таләп итә (+ФОТОЛАР)

Бүген инде Актаныш районы хуҗалыклары терлекләрне дөрес тукландыруга өйрәнеп килә. Әмма нәсел ныгыту, токымлы хайваннарны алуның яңа юлларын һәм ысулларын булдыру юнәлешендә шактый тир түгәсе бар.

Бүген район хуҗалыклары ныклап язгы кыр эшләренә әзерләнә – һәр минут исәптә. Әмма шушы кызу чорда да районыбызның терлекчелек тармагы игътибар үзәгеннән читтә калмый. Җәйге сезонга аяк басканчы малларны тәрбияләү, алардан югары продукт алу буенча максатчан фикер алышулар, белгечләр белән очрашулар даими оештырылып тора. 

Бүген инде Актаныш районы хуҗалыклары терлекләрне дөрес тукландыруга өйрәнеп килә. Әмма нәсел ныгыту, токымлы хайваннарны алуның яңа юлларын һәм ысулларын булдыру юнәлешендә шактый тир түгәсе бар. Районыбыз хуҗалыкларын тәҗрибәле рәисләр җитәкли, алар бүген эшчәнлекләрен тагын да яхшырту максатында яңа технологияләр, юнәлешләр буенча хәбәрдар булырга тиеш.  

Шул уңайдан 22 март көнне Актаныш технология техникумы базасында белем күтәрү юнәлешендә киң масштаблы укулар оештырылды. Хуҗалык җитәкчеләрен, баш зоотехникларны, мал табибларын бер залга туплаган укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту буенча төзелгән юнәлешле программа буенча алып барылды. Мөһим чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов та катнашты. 

Энгель Нәвап улы министрлыктан килгән белгечләргә районның терлекчелек тармагында булган проблемаларны бәян итте. Бүген Актаныш районы җәмгыятьләрендә 34 000 баш МЭТ исәпләнә, шәхси секторларда аларның саны 15 000 чамасы. Район тәүлеккә 173 тонна сөт җитештерә. Беренче карашка, бу күрсәткечләр шактый югары. Әмма районда бер генә нәсел хуҗалыгы да булмау борчу тудыра. Нәселне яхшыртмый торып, тагын да югарырак уңышларга ирешү икеле. Өстәвенә, лейкоз авыруы да терлекчелек тармагына аяк чала. Хәзер төп максат – бу проблемаларны өйрәнеп, терлекчелек тармагын тамырдан үзгәртү, кимчелекләрне төзәтү, киләчәктә малларның нәселен яхшырту.  Укулар да шушы максаттан чыгып оештырылды. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев