Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

МАКСАТ: Сыерларны - җәйләүгә, сөт савымын - җайларга!

Бүген-иртәгә җәйләүләрнең соңгылары - “Башак” һәм “Наратлы” лагерьлары терлекләрне кабул итәчәк.

Язның соңрак килүе авыл халкына мәшәкатьләрне бермә-бер арттырды. Актаныш районы язгы чәчүне, нигездә, башкарып чыкты. Әмма бу иркен сулыш алырга мөмкинлек бирми. Алда  малларга җитәрлек терлек азыгы әзерләү бурычы тора.

 

Бүгенгесе көндә дистәдән артык хуҗалык терлекләрне җәйләүләргә чыгарды. 14-15 май көннәрендә, районда беренчеләрдән булып,   “Таң” хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсе, “Актаныш” агрофирмасының Усы бүлекчәсе көтүләре җәйләүгә чыкты. 

 

Бү­ген-ир­тә­гә җәй­ләү­ләр­нең соң­гылары  - “Башак” һәм “Наратлы” лагерьлары тер­лек­ләр­не ка­бул итә­чәк.

 

Быел ра­йон­да маллар өчен 28 җәй­ге ла­герь бар. Билгеле, җәйге лагерьга күченү җиңел эш түгел – терлекне күчергәнче хуҗалыклар шактый саллы эш башкарган:  утарларны чистартканнар, коймаларын рәтләгәннәр, насосларын җайлап сөт блогына һәм терлекләр алдына су китерүне кайгыртканнар.

 

Аңлашылганча,  МЭТне җәйләүләргә чыгару мал азыгы юклыктан башкарылмый, сыерлар кышкы рацион буенча ашатыла. Әмма үләнгә чыгару продукция җитештерүне арттыру мөмкин­леге бирә — алданрак чыгарыган хуҗалыкларда бүген артым шактый сизелә.

 

Шулай да, терлекчелектә кеше факторы зур роль уйный. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләреннән тиешле игътибар булмаганда, җәен дә мул сөт күрмәячәкбез дигән сүз бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев