Актаныш

Максат: сыйфатлы азык әзерләү

Республика буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланып китте. Аңа керешер алдыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр белән җыйналып сөйләшү инде матур гадәткә әйләнде. Аның быелгысы 29 май көнне "Нигез" хуҗалыгында булды. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф...

Республика буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланып китте. Аңа керешер алдыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр белән җыйналып сөйләшү инде матур гадәткә әйләнде. Аның быелгысы 29 май көнне "Нигез" хуҗалыгында булды. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Хәзер барлык белгечләр дә терлекләрне ел буе сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен аны җитәрлек күләмдә әзерләү нияте белән яна. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләргә кирәклеген һәркем белсә дә, аның технологияләренең нечкәлекләрен искә төшереп тору берәүгә дә зыян итми.
Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен массага салынучы үләннәрнең җитлеккән, каротинга һәм аксымга бай булуы да шарт.
Язның җылы килүе үсемлекләргә узган елдагыга караганда бераз иртәрәк җитешергә мөмкинлек бирде. Моны узган елгы саннардан да белеп була. Узган ел, районда беренчеләрдән булып, 3 июнь көнне "Нур" хуҗалыгы печәнгә төшкән, ә 4 июнь көнне "Таң" хуҗалыгы сенаж сала башлаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов узган елгы терлек азыгы әзерләү барышына нәтиҗә ясаган вакытта, барлык хуҗалыкларның да аңа бер үк вакытта керешмәүләрен искәртте. Беренче һәм ахырдан башлаган хуҗалыклар арасында 25-26 көн аерма булу азыкның сыйфатында да чагылыш таба.Чөнки аны никадәр озаграк вакытка сузсаң, үсемлекләрнең туклыклылыгы шулкадәр кими, һәм нәтиҗәдә азыкның да сыйфаты начар була.
Семинар барышында Рәфит Мирзаһитов күпьеллык үләннәрне тырмаларга кирәклегенә дә басым ясады. Бу үсемлекләргә яхшырак үсү өчен кирәк. Шулай ук люцернаны чәчкән вакытта рәт араларының күпме булырга тиешлеге дә ассызыкланды. Терлекләргә ашату өчен көздән чәчелгән уҗымнарны ашатып бетереп, җирен эшкәртеп, урынына кабат культуралар чәчү дә бүгенге көн таләбе булып тора.
- Районда 3082 гектарда уҗым культуралары бар. Кайбер хуҗалыкларда аларны ашатып бетереп, кабат чәчә башладылар. Кайберләре әле уҗымнарын ашатып бетерә алмады, ләкин аларны урып-җыеп, җирләрне эшкәртеп, урынына чәчү барыбер кирәк, - ди Рәфит Яһүдә улы.
Районда 19 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык, 3000 гектар мәйданда берьеллык үләннәр бар. Аларны печән, сенаж, силос итеп файдалану максат булып тора. Кышкылыкка бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 1 тонна печән, 5 тонна сенаж, 5 тонна силос әзерләү күздә тотыла. Ел ярымлык азык запасы булдыру өчен бер шартлы терлеккә 30-35 азык берәмлеге азык запасы әзерләү бурыч итеп куела. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Сөйләшү барышында терлек азыгы культураларының дымлылыгына, ваклау озынлыгына игътибар итәргә кирәклеге дә искәртелде. Азыкны яшь терлекләр өчен дә әзерләгәнне истән чыгармаска кирәк. Кипләргә кыскан печәннәрне өсте ябулы биналарда саклаганда, аның сыйфаты кимеми.
Ветеринария лабораториясе белгечләре тарафыннан терлек азыгы культураларының сыйфаты һәрдаим тикшерелеп тора. Бу җитәкче-белгечләргә сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә бик нык булыша.
- Әгәр дә печәннең беренче укосын 10 көн эчендә җыеп алмасак, аның туклыклылыгы кими, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Терлек азыгы культураларын чабып алганнан соң, җирен эшкәртеп, рапс, суданка чәчү максат итеп куела. Терлекләрне җәй көне яшел массадан өзмәү максатыннан борчак, кукуруз, солы кебек культуралар да чәчәргә мөмкин, ди белгечләр. Иң мөһиме - җирләрнең буш ятмавы.
Киңәшмәдә силос, сенаж базларына куелган таләпләр хакында да ныклап аңлатылды. Базларны дезинфекцияләп, идәнен бетонлап, массаны кара полиэтилен белән каплаганда, азыкның сыйфаты югалмый. Алай эшләмәгәндә, 30 процентка тикле азыкны югалтырга мөмкинбез дип басым ясадылар. Сенаж массасына консервантлар кушарга кирәклеге дә искәртелде. Бу массаны кызуыннан саклый. "Нигез" хуҗалыгында нәкъ шулай эшлиләр дә. Сабантуй бәйрәменә инде алар әлеге базны тутырып, өстен ябып куярга җыеналар.
Фаил Камаев сенаж, силос базларына җаваплы кешеләр билгеләргә кирәклегенә тукталды.
- Азык бирүче кеше - иң мөһим кеше дигәнне күп тапкыр ишеткәнем бар. Андый кеше бездә дә булырга тиеш. Ул базга кайткан массаның сыйфатына, тапталуына, күмелүенә җавап
бирерлек булсын. Базларның кырыйлары да ныклап тапталырга тиеш. Алай эшләмәгәндә кырыйдагы масса чери, - ди ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев - терлек азыгы әзерләүче техникага куелган таләпләргә, дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә тукталдылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: