Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Мал асра – акча бирәләр

Республикада быел старт алган "Яшь фермер" программасында Татарстанның 160 фермеры катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган элеге бәйгедә шуларның 100гә якыны җиңү яулады. Алар арасында райондашларыбыз да бар. Актаныштан әлеге программада 5 кеше катнашу теләге белдергән: Уразайдан Фәнил Шәязданов (кошчылык), Чалманараттан Кадрия Ибраһимова һәм Югары Яхшыйдан Айнур Кәримов...

Республикада быел старт алган "Яшь фермер" программасында Татарстанның 160 фермеры катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган элеге бәйгедә шуларның 100гә якыны җиңү яулады. Алар арасында райондашларыбыз да бар.


Актаныштан әлеге программада 5 кеше катнашу теләге белдергән: Уразайдан Фәнил Шәязданов (кошчылык), Чалманараттан Кадрия Ибраһимова һәм Югары Яхшыйдан Айнур Кәримов (сөтчелек), Яңа Кормаштан Айрат Мусин һәм Иске Сәфәрдән Азат Туктаров (ит). Шунысы сөенеч: аларның барсы да бәйге шартларын үтеп җиңүче дип танылдылар һәм миллион ярым сумга кадәрле грантка ия була алалар. Әзерләнгән проектлар буенча иң отышлысы булып ит һәм сөт юнәлешләре танылган. Ә грантны фермерлар үз хуҗалыкларын үстерү һәм җиһазлауга тотачак. Шушы арада җиңүчеләр белән акчаны күчерү буенча килешү төзелде.
Кем ул? Нинди сулыш белән яши ул яшь фермер? Әлеге сорауларга җавап табу нияте белән Иске Сәфәр авылында үз көненә үзе хуҗа булып яшәүче Азат Туктаровның фермер хуҗалыгына юл тоттык. Алда мәгълүм булганча, шәхси хуҗалык ит юнәлешендә шөгыльләнә. Бүгенге көндә Туктаровлар гаиләсе 5 центнерга якын 10 үгез, 3 савым сыеры, 5 бозау һәм бихисап кош-корт асрыйлар. Азатның тормыш иптәше Әлфинурдан кошларның төгәл саны хакында сорагач елмаеп кына:
- 50 чебешне чалып, суыткычка салып куйдык инде... - дип кенә җавап бирде. Койма артында борчулы каңгылдаган казларга, аяк астында буталып йөргән йорт чебешләргә күз ташлагач, чыннан да, сан алу - бушка вакыт уздыру белән бер тоелды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 12 сентябрь, 2012 71 (9716) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев