Актаныш

Мал – байлык чыганагы

Терлекчелек тармагында - 9 айлык һәм сентябрь ае, ә авыл җирлекләренең III квартал йомгакларына багышланган киңәшмә үткән атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге III квартал йомгаклары белән таныштырды. Авыл җирлекләрендә...

Терлекчелек тармагында - 9 айлык һәм сентябрь ае, ә авыл җирлекләренең III квартал йомгакларына багышланган киңәшмә үткән атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге III квартал йомгаклары белән таныштырды.
Авыл җирлекләрендә узган елның 1 октябренә барысы 12208 баш мөгезле эре терлек булса, быелның шул чорына ул 11813 башны тәшкил итә. МЭТне иң күп киметүче җирлекләр булып, Күҗәкә (-217), Кәзкәй (-66), Такталачык (-55), Байсар (-53) җирлекләре торса, Чалманарат (+65), Чуракай (+38), Пучы (+ 24), Айман (+22) җирлекләре аны арттыруга ирешкәннәр. Ел башыннан исәпләгәндә, узган ел белән чагыштырганда, сыерлар саны да 76 башка кимегән. Күҗәкә, Татар Суыксуы, Байсар, Богады җирлекләрендә сөтбикәләр кимесә, Чалманарат, Сәфәр, Кәзкәй, Яхшый җирлекләрендә яшәүчеләр аны, киресенчә, арттырганнар.
- Ник бер җирлектә малларның баш саннары арта, икенче җирлекләрдә ул кими, сәбәбе нәрсәдә? Авыл җирлеге башлыклары, сез үз җирлегегездә малларның баш саннарын арттыру буенча уйланырга тиешсез, - диде Фаил Камаев. - Терлек асрау кешегә өстәмә керем кертә, тормышын алга җибәрергә мөмкинлек тудыра.
Җирлекләрдә сарыкларның да баш саннары кимегән.
Район буенча шәхси хуҗалыкларда 75 мең 7 центнер сөт сатылган. Иң күп сөт сатучы җирлекләр - Чуракай, Уразай, Иске Сәфәр, ә иң аз сатучылар - Байсар, Актаныш, Татар Суыксуы җирлекләре.
Бер хуҗалыкка акча кереме буенча караганда, иң югары күрсәткечләр Яхшый, Аккүз, Такталачык җирлекләрендә - 3050-3025-2475 сум. Иң аз күрсәткеч Актаныш, Әлем, Мәсәде җирлекләрендә.
Узган елның 1 октябренә 751 хуҗалык ЛПХ кредитлары алган булса, быел бу сан 61 генә.

***

Хуҗалыкларның 9 айлык эш нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов чыгыш ясады.
Район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 33784 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның эченнән савым сыерлары - 11458, таналар - 1190, үсеш терлекләре 21089 баш. 2014 елның 9 ае белән чагыштырганда, быел малларның баш саннары 9га арткан. Терлекләрнең баш саннарын "Чиялек", "Тамыр", "Башак", "Ташкын", "Чишмә" хуҗалыклары шактый гына арттыруга ирешсәләр, арада киметүчеләр дә бар.
9 айда барысы 8997 баш бозау алынган. 517 баш терлекнең үлеменә юл куелган.
- Мине туган бозауларның үлчәнмәве, аларны керемгә алмау борчый, - ди Дәниф Харисов.
Ел башыннан районда 6985 баш сыер каплатылачак дип фаразланса да, аның 6688е генә каплатылган. 297 баш сыер каплатылмаган. Бу мал табибларының, ясалма орлыкландыру технологларының эшләп бетермәве нәтиҗәсе. Тана каплату буенча бераз алга китеш сизелә.
Агымдагы елның 9 аенда хуҗалыкларда 390918 центнер сөт җитештерелгән (бу узган елдагыга караганда 17268 центнерга күбрәк). Шуның эченнән 360758 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга исәпләп караганда, 3313 килограмм туры килә.
Сөт җитештерү буенча фермаларның эшчәнлеген караганда, "Чишмә" хуҗалыгының Нәфис Фәррахов җитәкләгән Меңнәр фермасында бер сыерга 4334 килограмм, "Әнәк" агрофирмасының Илдар Газетдинов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында бер сыерга 4272 килограмм сөт җитештерелгән. Шулар белән рәттән, бер сыерга 2840, 2847 килограмм гына сөт савучылар да бар.
Күп итеп сөт җитештерү өчен терлекләрне тиешенчә тукландыру мөһим. Киңәшмәдә һәр хуҗалыкның терлекләргә көнгә ничә сумлык продукция ашатуы да аерым таблица ярдәмендә күрсәтелде. Анда да чуарлыклар сизелә.
Терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район буенча 9 айда 37670 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 440 центнерга күбрәк.
Район хуҗалыклары буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 9 айда барысы 1 миллиард 431 миллион 670 мең сум күләмендә акча кереме алдылар. Иң күп акча кереме "Башак", "Тамыр", "Чишмә" хуҗалыкларында. Акча кереме күп булган хуҗалыкларда эшләүчеләргә түләнүче айлык хезмәт хаклары да югары.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: