Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Мал тотучылар сарыктан баш тартып савым сыерын арттыра

Авыл җирлекләрендә бүген 11359 баш мөгезле эре терлек асрала, узган елның апрель аенда бу сан 11569, ягъни 210 га артык булган.

            Сыерлар саны 5 кә артып, 4834 кә җиткән. Бер караганда, аз кебек. Ләкин сыер малының бүгенге бәясен исәпләгәндә, анысы да хуплауга лаек. Сарыклар саны кискен кимегән, былтыр 15825 булса, быел 14949 га калган. Шулай ук ат малын да азайта райондашлар, бүген 515 баш ат исәптә тора.  
             Ел эчендә мөгезле эре терлек санын арттыручы җирлекләр: Әтәс, Иске Айман, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Аеш, Кәзкәй, Такталачык, Аккүз, ә Киров, Актанышбаш, Мәсәде, Иске Байсар, Актаныш, Иске Сәфәр, Чалманарат, Усы, Татар Суыксуы һәм Түкедә кимү күзәтелә.

               1 марттан 1 апрельгә кадәр вакыт аралыгында Чалманарат, Мәсәде, Иске Айман, Уразай, Кәзкәй, Такталачык һәм тагын 8 җирлектә маллар ишәйгән, Чуракай, Актанышбашта берәр баш, ә Актанышта 28 баш мал иткә киткән. Бу саннарны җирлек башлыклары, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашындагы 24 форма-киңәшмәдә район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илфат Габдулхаев җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев