Актаныш

Маллар нигә басу таптый?

Чынык авылы яныннан узып барганда, яланга бәйләнгән бер сыерны күреп: "Бөтен авылга бер сыер микәнни?" - дип узып киткән идек әле беркөнне генә. Кулга каләм алуга, шул күренеш күз алдына килеп басты. Җирлекләрдә халык саны белән бергә терлек асраучылар да күзгә күренеп кими, көтү чыгару олы проблемага әверелә бара. Районда...

Чынык авылы яныннан узып барганда, яланга бәйләнгән бер сыерны күреп: "Бөтен авылга бер сыер микәнни?" - дип узып киткән идек әле беркөнне генә. Кулга каләм алуга, шул күренеш күз алдына килеп басты. Җирлекләрдә халык саны белән бергә терлек асраучылар да күзгә күренеп кими, көтү чыгару олы проблемага әверелә бара. Районда көтү оештырылмаган авыллар бар, аларда маллар басу таптый.
Әҗәкүлдә сарыкларны сыерлар көтә
Әйе, ялгыш язылмады бу сүзләр. Шушы авыл кешеләренең үз сүзләреннән чыгып, шундый нәтиҗәгә киленде. Алар сарыкларын сыер көтүе белән бергә чыгарып җибәрә икән дә, кич җитүгә аларны капка төбендә каршы алалар икән. Сыер көтүе законлы оештырылган. Шулай да, сыер көтүе белән бергә урамга куып чыгарылган сарыкларның көне буе кайда йөргәнен, нинди зыян салганын хуҗалары каян белеп бетерсен инде. "Сезнең сарыкларыгыз басу таптаган, иген культураларына зыян салган бит", - дигән шелтәне дә кабул итәргә бик теләмиләр. Әҗәкүл авылы янында әллә никадәр сарык, төркем-төркем булып, басу таптый. Аларга ия булучы гына юк: "Без сарык һәм кәҗәләрне иртән яланга куып чыгарабыз, алар басуга керми", - дип, үз-үзләрен яклыйлар.
Әҗәкүл авылында шушы көнгәчә сарык көтүе чыкмаган. Җирлек башлыгы Лилия Фазлыева: "Әҗәкүлдә көтүлек җирләр күп, Халык белән дә бер-ике тапкыр җыелып сөйләшенде, ләкин сарык көтүен һич кенә дә оештырып булмый. Иректә йөргән сарык-кәҗәләр мал-туар асрамаучыларның ихаталарына кереп, шәхси хуҗалыкларга да зыян сала", - ди.
"Нива" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге, түземлеген югалтып, басу таптаучы сарыкларны фотога төшергән, аларның кемнеке булуын ачыклап, исемлекне теркәп, район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Шушы хәлдән соң малларын урамга чыгармаучылар да бар. Ләкин административ комиссия: "Теркәлгән факт өчен җаваплылык өстән төшми, мал-туар басуда түгел, урамда да караучысыз йөрергә тиеш түгел", - дип катгый карарын белдерде. Әҗәкүлнең "көтүче-сыер"ларыннан качып, басуга кергән сарыклар өчен хуҗаларына административ чаралар (минималь штраф күләме - 2 мең сум) күрелде.
"Ике көннең берсендә" килә дә җитә
Кече авылларда сарыклар аз, көтү чираты 10-15 көн саен килә дә җитә. Шуңа күрә күп кеше сарыгын көтүгә чыгармый. Түбән Гәрәй авылында да шушындый хәл күзәтелә. Бу җирлектән 3 кешегә карата акт төзеп, административ комиссиягә тапшырылган. Аларның да сарыклары басу таптаган...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: