Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Маллар саны кими. Кем гаепле?

Ай саен хуҗалык җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашында терлекчелек тармагында айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үткәрелеп торылса да, кимчелекләр әле җитәрлек. Июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмәдә бу хакта да кат-кат искәртелде. Сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Иң үзәккә үткәне, әлбәттә, малларның баш...

Ай саен хуҗалык җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашында терлекчелек тармагында айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үткәрелеп торылса да, кимчелекләр әле җитәрлек. Июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмәдә бу хакта да кат-кат искәртелде. Сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.
Иң үзәккә үткәне, әлбәттә, малларның баш саннарының кимүе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовның эш күрсәткечләре буенча ясаган җентекле анализыннан да бу ачык күренә. 1 августка район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 33 мең 626 баш мөгезле эре терлек исәпкә алынган. 1 гыйнвар белән чагыштырганда, 97 башка кимү күзәтелә. Бу кимүгә "Янаул"(-197), "Наратлы"(-67), "Алга"(-50), "Нур"(-45) хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы саллы өлеш керткәннәр.
- Баш саннарын саклап калуның әһәмияте буенча алдагы киңәшмәләрдә дә күп сөйләдек. 14 мең бозау алгач, баш саннарын арттыру буенча тулы мөмкинлек булса да, үлемгә юл куела дигән сүз. Хуҗалыклар бу хакта үзегез нәтиҗә ясагыз, - дип тәнкыйть сүзләрен ирештерде Фаил Камаев.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, баш саннары 230га, ә быелның июль аенда 149 башка кимегән. Әлеге кимү 748 баш бозау алып, 977сен чыгарып җибәрү бәрабәренә булган.
Реализациягә киткән терлекләргә килгәндә, элек
авырлыклары 4 центнердан ким булган терлекләрне реализациягә җибәрү рөхсәт ителмәсә, хәзер 3 центнердан әз генә арткан терлекләрне дә җибәрү очраклары күбәйгән. Бары тик "Башак" хуҗалыгы гына 5 центнерлы үгезләрен реализациягә җибәрә. Киңәшмәдә башка хуҗалыкларга да вак терлек сатудан китәргә кушылды.
- Нинди генә дәлилләр китерсәгез дә, Нур Баян хуҗалыгыннан кала башка хуҗалыклар терлекләрнең тыгызлыгыннан интекми. Баш саннарын киметү, реализациягә вак терлек җибәрүдән дә хуҗалыкларның күпме акча югалтканарын күрергә мөмкин, - ди Дәниф Харисов.
***
Агымдагы елның июль аенда 515 баш теше малның 18 ае тулган. Шуларның бары тик 252се генә каплатылган. Ә калган 263 башы, "зур тырышлык" белән үсешләрен киметеп, каплатуга керә алмыйча калган. Бу инде ферма мөдирләренең, зоотехникларның эш нәтиҗәсе.
Узган елның июль аенда 577 баш сыер бозавы алынган, быелның июль аенда 613 баш алырга дип планлаштырылган булса да, ул 528 башны гына тәшкил иткән. "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмаларында 42 һәм 38 баш сыер бозавы алынып бетмәгән. Тана бозаулары алуга килгәндә, узган елның июлендә ул 180 баш булса, быелның июлендә 220 баш булган.
Каплатуга караганда бозау алуга килгәндә, узган елның октябрь аенда 891 баш терлек каплатылган булса, быелның июль аенда алардан 748 баш бозау алынган, 143 башка ким булып тора. Моңа "Әнәк" агрофирмасы иң зур өлеш керткән, алар 62 баш бозауны алып бетермәгән.
***
Терлекчелектә сөтчелек иң күп акча кертү чыганагы булып тора. Быелның җиде аенда район буенча 301 мең 682 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның җиде ае белән чагыштырганда 16 мең 265 центнерга күбрәк. Җитештергән сөтнең 285 мең 073 центнеры дәүләткә сатылган. Бер савым сыерына исәпләгәндә җиде айга 2824 килограмм сөт савылып, шуның 2663 килограммы сатылган. Хуҗалыкларда бер сыерга 51 мең сум акча кереме алынган. Июльдә исә 46 мең 167 центнер сөт җитештерелгән, узган елга караганда бу 2596 центнерга күбрәк. 43 мең 862 центнеры дәүләткә сатылган.
Җиде айга сөт сатудан 448 млн. 856 мең сум акча кереме алынган.
***
1 августка районда 29 мең 976 центнер ит җитештерелгән. Бу, узган елның шушы чорына караганда, 573 центнерга күбрәк. Шуның эченнән мөгезле эре терлек ите - 27 мең 511 центнер.
Июль аенда бер терлеккә 18,1 килограмм ит җитештерелгән. "Нигез", "Таң", "Наратлы", "Эконом", "Саф", "Янаул", "Нур", "Алга" хуҗалыкларында, "Актаныш" агрофирмасында ул бу күрсәткечтән дә түбәнрәк. Бик яхшылап анализлап караганда, июль аенда бары тик ике хуҗалыкта гына тәүлеклек үсеш яхшы булган. Ул "Башак" хуҗалыгында 704 грамм, "Тамыр" хуҗалыгында 721 грамм. Арада терлекләрдән тәүлегенә 200 грамм гына үсеш алучылар да бар.
- Ямьле җәй аенда терлекләрдән тәүлегенә 200 грамм үсеш алу өчен бер дә эшләмәскә кирәк. Мин әлеге хуҗалыкларның белгечләрен һич кенә дә аңлый алмыйм, - дип ачынып мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Дәниф Харисов.
Хуҗалык җитәкчеләренә дә, белгечләргә дә уйланырга, кимчелекләрен төзәтергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Маллар саны кими. Кем гаепле?

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев