Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Малларны вакцинацияләү башланды

- Хуҗалык фермаларында һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы сыер һәм таналарга бүген нодуляр дерматит чиреннән вакцинацияләү башланды, - дип хәбәр иттеләр район ветеринария берләшмәсеннән. - Март ахырына кадәр дәвам итәчәк әле ул. Аннары себер язвасы, бруцеллезга каршы тикшерү башланачак. Рәсәй кануннары буенча, малларының сәламәтлеге, аларны тоту һәм куллануга мал хуҗалары җавап...

- Хуҗалык фермаларында һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы сыер һәм таналарга бүген нодуляр дерматит чиреннән вакцинацияләү башланды, - дип хәбәр иттеләр район ветеринария берләшмәсеннән. - Март ахырына кадәр дәвам итәчәк әле ул. Аннары себер язвасы, бруцеллезга каршы тикшерү башланачак.
Рәсәй кануннары буенча, малларының сәламәтлеге, аларны тоту һәм куллануга мал хуҗалары җавап бирә. Терлек асраучылар өчен түбәндәге кагыйдәләрне саклау зарур: малны сатып алу, сату, сую, көтүгә чыгару, продукциясен куллану бары тик ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарыла.
Имин булмаган төбәкләрдән авыл хуҗалыгы продуктлары, ризыклар, мал, кош-корт алып кайту тыела. Терлекләрдән алынган продукцияне эшкәртү урыны, малларның тораклары һәм азык саклау урыны тиешле шартларга җавап бирергә тиеш.
Терлек үлгән яки буаз терлектән үле мал туган очракта, бу хакта мал белгеченә бер тәүлектән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк. Үләксәне ничек юк итәсен ул хәл итә. Авыруларга каршы профилактика максатыннан оештырылган чараларда белгеч кушуын төгәл үтәү зарур. Яңа алып кайткан мал, ветеринария тикшерүе уздыру өчен, 30 көнгә карантинга ябыла. Чирле дип шикләнелгән мал я кош-кортны белгечләр килгәнче башкалардан аерым ябу кирәк.
Сорау һәм белешмәләр өчен район ветеринария берләшмәсе телефоннары: 3-28-91, 3-28-19.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев